Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районында Россия Герое Газинур Хәйруллин белән очрашу узды

    Очрашу Ватан Геройлары көне кысаларында оештырылды.

    Бүген, 6 декабрьдә, Ватан Геройлары көне алдыннан Чүпрәле районында тантаналы чаралар узды.  Чараларда якташыбыз, хәрби-һава авиациясе очучысы, Россия Федерациясе Герое Газинур Гарифҗан улы Хәйруллин катнашты. Шулай ук аның туганнары, сыйныфташлары һәм дуслары да кайткан иде.

    Россиядә Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне без Бөек Ватаныбыз хакына  батырлыклар кылган барлык геройларга хөрмәт билгесе белдерәбез.

    Чүпрәле районы-Советлар Союзы Геройлары Зариф Алимов, Семен Уганин, Нурулла Фазлыев, Исмәгыйль Хәкимов, Петр Юхвитов, Дан орденының тулы кавалерлары Зыятдин Арсланов, Григорий Семенов, Социалистик Хезмәт Геройлары Абдулкадыйр Сабирҗанов, Равил Низаметдинов, Сергей Немасев, Александр Мокшин, Лазарь Дергунов, Усман Алиев, Әхмәтгәрәй Абдреев, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Петр Дементьев, шулай ук Россия Герое Газинур Хәйруллин данлы горурлана. Алар исемлеген бүгенге көндә Ульяновск шәһәрендә яшәүче Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Мөхәррәм Әбелханов тулыландыра. Быел аңа 90 яшь тулды.

    Якташларыбыз хөрмәтенә район үзәгендә Геройлар аллеясы булдырылды, анда аларның бюстлары урнашкан.

    Газинур Хәйруллин шулай ук быел үзенең юбилей көнен билгеләп үтте,  бүгенге көндә ул «Татарстан Геройлары» җәмгыяте рәисе булып тора. Газинур Гарифҗан улы «Ил-76» самолеты экипажының  икенче пилоты, алар 1996 елда Кандагарда талиблар әсирлегеннән самолет белән качалар.

    Ватан Геройлары көне уңаеннан район башлыгы Марат Гафаров, Газинур Хәйруллин, кунаклар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, шулай ук һәлак булган геройларыбызны һәм якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

    Аннары Иске Чүпрәле урта мәктәбе диварлары янында Газинур Хәйруллин исемендәге мемориаль такта ачылды.

    Укучылар тантаналы чыгыш ясадылар, якташыбызның батырлыгы турында шигырьләр сөйләделәр.

    Газинур Гарифҗан улы 1969 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбенә укырга килә. Аның башлангыч сыйныф җитәкчесе Роза Йосыпова, өлкән сыйныфларда Лидия Николаева була. Мәктәптә ул бик яхшы билгеләргә генә укый, аеруча математика фәнен яратып укый. Мәктәпне тәмамлагач, Балашов югары хәрби авиация училищесына укырга керә.

    Соңыннан кунаклар районның Туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Биредә район тарихы җыелган, алар арасында Газинур Хәйруллинга багышланган почмак аерым урын алып тора.  Музей фондын саклаучы Рәдиф Субаев кунакларны якташыбызның экспонатлары һәм фотосурәтләре белән таныштырды, музей коллективының Россия Герое белән хезмәттәшлеккә ачык булуын билгеләп үтте һәм киләчәктә почмакны тагын да аның шәхси әйберләре белән тулыландыруга өметен белдерде.

    Чараларны йомгаклау өлешендә  район мәдәният йортында укучылар һәм авыл халкы белән очрашу булды. Анда Газинур Хәйруллинның тормыш юлын чагылдырган бай концерт программасы әзерләнгән иде.

    Район башлыгы Марат Гафаров якташыбызга рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды, кылган батырлыгы белән чүпрәлеләрнең горурлануын  һәм туган якларын онытмавы өчен рәхмәт белдерде.

    –Без кече Ватаныбызны бөтен илгә таныткан якташыбыз белән горурланабыз. Чүпрәле районында туып-үскән гап-гади авыл егете бик зур батырлык кыла. Һәм без аның бүген безнең белән янәшәбездә булуына шатбыз. Газинур Гарифҗан улы халкыбыз горурлыгы,  кыюлык һәм батырлык үрнәге булып тора, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров. Аңа сәламәтлек, озын гомер теләде.

    Чара программасында якташыбыз адресына бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Аның балачагы, уку еллары турында 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры Лилия Насибуллина, озак еллар бу мәктәптә директор урынбасары булып эшләгән Клара Насретдинова искә алдылар. Мәктәп еллары турында сыйныфташлары Рамил Мусин, Илһам Нуруллин сөйләде. Ринат Кадыйр улы һәм Альфред Хәйруллин аның туганлык сыйфатлары турында билгеләп үттеләр.

    Бүгенге бәйрәм язмыш тарафыннан гадәттән тыш зирәклек, гадилек һәм тыйнаклык бүләк иткән  герой-якташыбыз хөрмәтенә яңгыраган  матур теләкләр,  йөрәк җылысы, белән сугарылган иде.

    Җыелган халык алдында чыгыш ясаганда, Газинур Хәйруллин шундый җылы очрашу оештырган, үзе белем алган мәктәп диварында  мемориаль такта урнаштырган  хакимият җитәкчелегенә  рәхмәт сүзләрен җиткерде, Әлеге көннең хәтерендә озак еллар сакланачагын әйтте.

    Ул үзенең кылган батырлыгы турында  мактанып сөйләргә яратмый. Әмма бу хакта еш уйлануын бәян итте.

    - Язмышымны анализлап, мин берничә тапкыр үз-үземә: « Ә ни өчен мин?» дигән сорауны күп тапкырлар  бирдем.  "Герой булып тумыйлар, герой булалар” диюләре хак.  Мин дә бит гомерем буе шуңа ирешер өчен барысын да эшләгәнмен. Балачактан ук очучы булырга хыялландым, теләгемә ирештем. Михаил Петрович Девятаевның батырлыгына һәрвакыт сокландым. Геройлар турында  китаплар, газеталар укый, кинолар карый идем. Моңа мәктәп елларында шәхсән Михаил Петрович Девятаев белән дә очрашу, гаиләдәге тәрбия дә тәэсир иткәндер. Ә соңрак исә аның белән  һөнәри эшчәнлек барышында да еш очрашырга туры килде. Болар мине барысы да  уңышларга, максатларыма ирешүдә  озатып йөрде. Мин үз Ватаныма, халкыма тугрылыклы калдым. Һәм язмышыма рәхмәтлемен. Моннан  чыгып, яшь егет-кызларга  беркайчан да авырлыклар алдында тукталып калмаска кирәклеген,  һичшиксез үз максатларына ирешүләрен, хыялларына таба бернигә карамастан баруларын  телим, Герой булыр өчен күп кирәкми, бары тик Ватанынңны, халкыңны яратырга кирәк, - дип йомгаклады чыгышын  Россия Герое.

    Концерт программасы Тәтеш шәһәренең кадет мәктәбе укучыларының, район үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды.

     

    Белешмә

    Газинур Хәйруллин 1961 елның 10 сентябрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туа.

    Балашов  югары хәрби авиация училищесын тәмамлаганнан соң 1983 елда Беларус ССРның Витебск шәһәрендә 3 нче гвардия Смоленск ордены II дәрәҗә Суворов һәм II дәрәҗә Кутузов ордены хәрби-транспорт авиация дивизиясенең 339 нчы хәрби-транспорт авиация полкында Ил-76 командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә (1983—1987). Украинаның Запорожье өлкәсе Мелитополь шәһәренең 175 нче хәрби-транспорт авиация полкы (7 нче хәрби-транспорт авиация дивизиясе) корабле командиры вазыйфасына билгеләнә (1992 елга кадәр), запастагы майор.

    1994 елдан 2008 елга кадәр Россия Федерациясе гражданнар авиациясе авиакомпанияләрендә икенче очучы һәм һава судносы командиры булып эшли. 2008—2009 елларда «Татарстан Авиакомпаниясе» ААҖ генераль директоры булып эшли.

    1995 елның 3 августында «Аэростан» (Казан) компаниясенең Ил-76 самолеты Әфганстандагы Кандагар шәһәре янындагы аэродромга мәҗбүри рәвештә утыртыла. Һава судносы командиры Владимир Шарпатов,  Газинур Хәйруллин икенче пилот була. Самолет экипажы әсирлеккә эләгә. Бер елдан соң, 1996 елның августында самолет экипажы әсирлектән кача ала.

    Россия Федерациясе Президентының 1996 елның 22 августындагы 1225 номерлы Указы нигезендә Хәйруллин Газинур Гарифҗан улына Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: