Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районында исерек шоферларны ачыклау дәвам итә

    Район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек шоферларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә.

    Чираттагы рейдлар барышында агымдагы елның январь ае башыннан алып бүгенге көнгә кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш руль артына утырган дүрт шофер ачыкланган. Аларның берсе Чувашия Республикасыннан һәм берсе Ульяновск шәһәреннән калганнары исә Городище һәм Яңа Элмәле авылларында яшәүчеләр булып чыга. Алар дүртесе дә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган һәм хәзер аларга законны бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк.

    Исегезгә төшерәбез, шоферны беренче тапкыр исерек килеш тотканда, аның җинаяте җинаять буларак бәяләнми, шулай ук вакытта ул җиңел генә котыла алмый. Беренче тапкыр кагыйдә бозган өчен җәза: 30 000 сум күләмендә штраф; машина йөртү таныклыгыннан 1,5-ике елга кадәр мәхрүм итү каралган.

    Фото архивтан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: