Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районында 2022 елның беренче пары теркәлде

    Яшь парларның исемнәре Арина Владимировна һәм Станислав Николаевич. 

    Бүген, 2022 елның 22 гыйнварында  Чүпрәле районында Юлбарыс елының беренче парын теркәделәр. Тантаналы чарада, традиция буенча, район башлыгы Марат Гафаров катнашты.

    Яшь парларның исемнәре Арина Владимировна һәм Станислав Николаевич. 

    Станислав Зур Аксу авылында туган һәм үскән.Зур Аксу урта мәктәбен тәмамлый, 11 сыйныфтан соң Ульяновск дәүләт техник университетына, төзелеш факультетына укырга керә, 2019 елны тәмамлый, аннан соң  Мәскәү өлкәсендә хезмәт итә. Армиядән соң Ульяновск шәһәренә, "ЭкоСеть" ҖЧҖ оешмасына производство техник бүлеге инженеры булып эшкә урнаша. 

    Әти-әнисе Лепешкиннар: Николай Петрович, Зур Аксу мәктәбендә бинага хезмәт күрсәтү буенча хезмәткәр.  Елена Владимировна шул ук мәктәптә китапханәче булып эшли

    Арина да тумышы белән Зур Аксу авылыннан. Иске Чүпрәле авылында яши. Иске Чүпрәле күппрофильле лицеен тәмамлаган, аннан соң А.Л. Поленов исемендәге  Ульяновск медицина көллиятенә фельдшер белгечлеге буенча укырга кергән. 2021 елда тәмамлый һәм Ульяновск өлкә клиник хастаханәсенә, шәфкать туташы булып эшкә урнаша.
    Әти-әнисе  Кукушкиннар: Владимир Виссарион улы, «Алтын» универсаль спорт залында эшли, Светлана Николаевна Чүпрәле районы үзәк хастаханәсендә теш табибы булып эшли.

    Яшь парларны котлап, район башлыгы гаилә-һәр кеше өчен иң мөһим нәрсә икәнлеген, дип билгеләп үтте. Аларга үзара аңлашып, хөрмәт күрсәтеп яшәүләрен  теләде.
    -Бүген дулкынландыргыч һәм гадәти булмаган көн-22.01.2022. Бу дата гармонияне һәм рухи юмартлылыкны чагылдыра. Тормышыгыз гармониядә, бердәм һәм бермаксатлы булсын, - дип билгеләп үтте Марат Ринатович. 

    Район башлыгы яшь парларга гаилә документы-никахлашу турында таныклык һәм бүләкләр тапшырды.

    Яшьләр бу көнне махсус сайлауларын һәм матур датадан файдаланырга карар кылуларын билгеләп үттеләр. "Һәм менә әлеге көн җитте, безнең гаилә барлыкка килде," - дип кичерешләре белән уртаклашты яшь парлар Арина һәм Станислав Лепешкиннар.

    ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова гашыйклар яңа, 2022 нче елда матур даталарны сайлауларын, дип билгеләп үтте. Быелның матур датасы булып - 22.02.2022 тора. Әмма башка даталар да, алардан ким түгел, әйтик: 11.01.2022, 02.02.2022, 14.02.2022, 12.12.2022, 22.12.2022, диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: