Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында мәдәният йортында ремонт эшләре ахырына якынлаша

    Эшләр "Мәдәният"милли проекты буенча үткәрелә.

    «Мәдәният» милли проекты иске мәдәни учреждениеләргә яңа сулыш өрә, аларны халык өчен заманча, уңайлы итә. Бу бигрәк тә төзелгәннән бирле бер тапкыр да ремонт күрмәгән мәдәни объектларда чагылыш таба.  Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар хисабына Түбән Каракитә авылында авыл мәдәният йорты да төзелә.

    «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында  объектка төзекләндерү эшләре яз айларында ук башланды. Бүген исә мәдәни учреждениене күрүчеләр өчен андагы үзгәрешләр халык әйтмешли, «җир белән күк арасы» булган.

    Югары һәм Түбән Каракитә авыллары кергән Марс авыл җирлеге район үзәгеннән 18 чакрым ераклыкта урнашкан. Беренчесендә аның 500ләп халык яши, икенчесендә бераз азрак. Ике авыл уртасында моннан ярты гасыр элек беренче авыл мәдәният йорты агачтан төзелә. Янып киткәннән соң, аның урынына 1992 елда яңа кирпеч бина күтәрелә. Һәм менә шуннан бирле клуб  бер тапкыр да җитди ремонтламаган, эш косметик яхшыртулар белән генә чикләнгән, түбәсе яңартылган. Һәм менә быел  Каракитә мәдәният йортын ремонтлауга 12 млн. сумнан артык акча тотыла.

    Барлык эшләр дә план буенча төгәлләнсә, яңартылган мәдәният йортын ачу ел ахырына кадәр көтелә, диләр җитәкчеләр.

    Мәдәният йортының йөзен үзгәртүаның  керү юлыннан ук  башлана. Биредә атлап керү юлы өр-яңадан ясалган, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен барлык таләпләргә туры китерелгән пандуслы юл уза. 

    Ә объект эчендә иҗади һәм дустанә җылы атмосфера белән тулыланган төзекләндерү бара. Кабинетлар, коридор, фойе бөтенләй башка төрле.  Җылылык, электр тулысынча алмаштырылган. Тамашачылар залында, сәхнәдә эшләр ахырына якынлаша. Бәдрәфләрдә, алар өч булачак: ир-атлар, хатын-кызлар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен плиткаларны урнаштыру төгәлләнгән.Кыскасы, идән, стеналар, түшәм — барысы да хәзер өр-яңа.

    — Югары һәм Түбән Каракитә авыллары халкы өчен мәдәният йорты үзешчән сәнгать һәм ял итү үзәге, - дип сөйли Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфик Җамалтдинов. - Биредә төрле бәйрәм чаралары, шулай ук җыелышлар, җыеннар үткәрелә. Бу эш халыкның гореф-гадәтләрен, мәнфәгатьләрен, актив ялын саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

    Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илһам Бикчуров сүзләренә караганда, авыл йортына капиталь ремонт ясау буенча барлык эшләр дә «Ассет» подрядчы оешма тарафыннан башкарыла. Эшчеләрнең осталыклары бәрабәренә ремонт сыйфатлы итеп үткәрелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: