Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге: штрафлар вакытында түләнергә тиеш

    Агымдагы елның январь башыннан алып бүгенге көнгә кадәр районда 17 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

    Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов билгеләп үткәнчә, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, закон белән билгеләнгән вакытта административ штрафны түләмәү мөстәкыйль хокук бозу буларак квалификацияләнә һәм түләмәүчене административ җаваплылыкка тарту куркынычын тудыра.

    - РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ЮХИДИ штрафын түләмәгән очракта, хокук бозучы РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25.1 маддәсе буенча җәлеп ителә. РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча билгеләнгән вакыт аралыгында административ штрафны түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының ике тапкыр күләмендә административ штраф салуга (бу очракта штраф суммасы бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга) яисә унбиш тәүлеккә административ кулга алынуга, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтү җәзасына китерәчәк,- ди бу уңайдан Анатолий Михайлов.

    Кагыйдә буларак, административ беркетмә юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәре яисә эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченные тарафыннан төзелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: