Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле басуларында урып-җыю темпы көчәйгәннән-көчәя

    Игенче-механизаторлар аяз, матур көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга тырышалар.

    “Р.А.Бикчуров” крестьян-фермер хуҗалыгында да игенче-механизаторлар басуларда иртәнге сәгатьләрдән кичке караңгыга кадәр эшли. Соң арада Илгизәр Бохариев, Фәрит Басыйров җитәкчелегендәге “Полесье”, Зөлфәт Юсупов, Влавдимир Ширтанов, Алексей Алешкин җитәкчелегендәге “Дон-1500” комбайннары 146 гектар мәйданны биләгән басуда сыра ясарга яраклы “Деспина” сортлы арпа суктырдылар. Әлеге сортлы арпа хуҗалыкта 630 гектар мәйданда игелгән. Әмма яңгырлар яумау уңышка нык тәэсир иткән, һәр гектардан чыккан уңыш нибары 17 центнерны гына тәшкил итә.

     - Үткән ел белән чагыштырганда быел уңыш күпкә түбәнрәк,- ди борчылып баш агроном Анатолий Лесков та.

    Комбайннар суктырган ашлыкны ындыр табагына "КамАЗ" автомобильләрен идарә итүче шоферлар Фәрит Шараев һәм Николай Абдракменов ташып тора.

    Комбайнчылар барысы да еллар дәвамында сыналган механизаторлар. Иртәнге яздан башлап, кара көзгәчә басуда хезмәт куялар,- ди агроном.

    Хуҗалыкта агымдагы елда “К-742”, “МТЗ-82”  тракторлары, “Агратор-8,5” чәчкечләре, “Тиллер-мастер -1400” культиваторы, киң колачлы “Пустильга” тырмалары сатып алганнар. Июнь аенда Белоруссиядән “МУЗ-16” маркалы ашлык чистарткыч җиһаз кайтарып урнаштыра башлаганнар, шушы көннәрдә аны файдалануга тапшырачаклар. Әлеге ашлык чистарткыч җиһаз ашлыкны сортларга аерып, элеваторга чиста, югары сортлы ашлык тапшыру мөмкинлеген тудырачак. Киләчәктә шундый ук заманча ашлык киптерү җиһазы булдыру турында да уйланалар.

    Монда 450 гектар мәйданны биләгән сабан бодае басуына сугару җиһазлары да урнаштырылган. Авыл кырыенда ике каскадлы плотина төзелгән. Сугару комплексы уңышлы гына сынау да үткән инде. Быелгы корылыклы елда аңа ихтыяҗ, билгеле, зур булган.

    Белешмә

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 29 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, 9872 гектар мәйданда бөртекле культуралар урып-суктырылган. Һәр гектардан чыккан уңыш уртача 17,8 центнерны тәшкил итә. “Цильна” җәмгыятендә 1657 гектар мәйдандагы бөртекле культураларның уңышы җыеп алынган. Бөртеклеләрнең һәр гектары уртача 28,9 центнер уңыш бирә.  “АгроТрансПорт” җәмгыятендә исә бөртеклеләрнең уртача уңышы һәр гектардан 27,8 центнерны тәшкил итә.   

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: