Хәтер һәм матәм көне

22 июнь-Россиядә Хәтер һәм матәм көне. Ул РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы нигезендә гамәлгә куелган һәм немец фашистларының совет халкына каршы сугыш башлаган көнне билгеләп үтелә.
Билгеле булганча, 1941 елның 22 июнь иртәсендә Германия илебезгә һөҗүм ясый. Гәрчә, тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, ике арада тынычлык хакында килешү төзелгән булса да. Немецлар авиациясе иң беренче аэродром, тимер юллар, хәрби-диңгез базаларына, хәрби частьлар урнашкан урыннарга һәм күп кенә шәһәрләргә ут ача. СССРга каршы Италия, Венгрия, Финляндия һәм Румыния чыга.
Әлеге сугыш тарихта иң зур вакыйгаларның берсе буларак кереп калып, Икенче бөтендөнья Ватан сугышы исемен ала.
Илебезгә килгән афәтне күп кеше көтми, нәтиҗәдә Советлар Союзы Бөек Ватан сугышында бик күп кешесен югалта.
1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында СССРның гомуми югалтулары 26 млн. 600 мең кеше тәшкил иткән дигән мәгълүматлар бар, хәер, әлеге санны тагын да күбрәк булган дип тә фаразлыйлар. Шул исәптән хәрбиләр-8 млн. 668 мең 400 кеше, армия һәм флот югалтулары- 8 миллион 509 мең 300 кеше, СССР КГБ чик сакчылары гаскәрләре-614 мең кеше, СССР Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре-97 мең 700 кеше.
Сугышка илебезнең бар халкы: яше-карты, ир-егетләр, хатын-кызлар күтәрелә. Авылларда, шәһәрләрдә бар эш балалы хатын-кызларга, балаларга, яшүсмерләргә, картларга кала.
Ачлык-ялангачлык, үлем һәр йортның ишеген шакый, бары бик бәхетлеләр генә үз якыннарын сугыштан каршы алуга ирешәләр.
Татарстан районнары, шул исәптән безнең район да әлеге сугышта үз өлешен кертә. Районыбыздан чыккан Геройлар, батырлар исемлеге моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслый. Һәр елны 22 июнь иртәсендә батыр каһарманнарыбызны искә алып, алар рухына багышланган митинг оештырыла, якты истәлекләре бер минутлык тынлык белән искә алына, район үзәгендәге Дан монументына чәчәкләр куела.
Илебезне дошман әсирлегеннән азат иткән, якты көн өчен көрәшкән ата-бабаларыбызга күрсәткән ихтирам чарасының бу бер өлеше генә булып тора. Без аларны онытмаска, буыннан-буыннарга җиткерә барырга бурычлыбыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.3200
-
13 май 2022 - 09:34Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.9000
-
13 май 2022 - 09:25Чүпрәледә Бөек Җиңүгә багышланган спорт чаралары узды Чүпрәлеләр актив катнашты.9200
-
13 май 2022 - 08:24Матур гаилә - авыл күрке: Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылыннан Фаткуллиннар гаиләсе турында 15 май - Халыкара гаилә көне.28900
-
13 май 2022 - 08:21Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңү бәйрәменә багышланган чара узды 9 нчы Май - Җиңү көне8900
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.32400
-
9 май 2022 - 21:51Чүпрәлеләр Җиңү вальсын башкардылар Соңыннан Чүпрәле районының төнге күген бәйрәм салюты залплары бизәде.15400
-
8 май 2022 - 16:46Зур Чынлы урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гәрәй Алимовны искә алу кичәсе узды Гәрәй Сибгат улы Алимовка 2022 елның 7 июнендә 100 яшь тулган булыр иде11500
-
6 май 2022 - 08:26Президент белән очрашуга барачак Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Нурислам Хәмзә улы Низаметдинов 7 май көнне Казан шәһәрендә узачак тантанада катнашачак.30100
-
6 май 2022 - 08:24Ире аңа «гөлне сакла, корытма!» дигән Яңа Кәкерле авылында туып-үскән һәм бар гомерен туган ягында уздырган Дидәрә Әльметдин кызы Сибгатуллинага сугыш башланганда 7 генә яшь булган.23700
-
6 май 2022 - 08:23Туганнарының гомерен ачлык кискән Яңа Чәке авылында яшәгән Мөкәррәмә Абдулхак кызы һәм Усман Зиннәтулла улы гаиләсендә иң өлкән бала булып туган Әнвәргә хезмәттә чыныгып үсәргә туры килә.8200
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
18 май 2022 - 13:23Чүпрәле районы мәктәпләре Ак Барс Банктан 225 яңа ноутбук алдыНоутбукларны яңарту программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә.5600
-
13 май 2022 - 22:08Чүпрәле районында «Хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы» иҗтимагый оешмасының яңа рәисен сайладыларӘлеге вазифага Виктор Петухов сайланды.8500
-
18 май 2022 - 13:23Чүпрәле районы мәктәпләре Ак Барс Банктан 225 яңа ноутбук алды Ноутбукларны яңарту программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә.5600
-
18 май 2022 - 09:14Чүпрәледә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узачак Чара 20 май көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында үтәчәк.3200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика