Чүпрәледә беренче ашлыкны Мәхмутовныкылар суктырды

Җиңел кулдан дигәндәй, быелгы уракка районда беренчеләрдән булып Ильмир Мәхмутов җитәкләгән хуҗалык игенчеләре кереште.
Иске Задур биләмәсендәге 85 гектар мәйданда үстерелгән "Марафон" сортлы кышкы бодай басуында эшнең кызган чагы. Җитәкченең әйтүенә караганда, комбайнчылардан әтиле- уллы Газим белән Газинур Мөхәммәтҗановлар җиткерелгән көнлек норманы һәрчак арттырып үтиләр. Ашлык басуы өстенә карап күңел шатлана. Табигать үзенең җылы яңгырлары белән бик үк сөендермәсә дә, алдынгы технологияне практикага кертү һәм агротехник чараларны үзвакытында югары сыйфат белән үткәрү нәтиҗәсендә ирешелгән куанычлы күрсәткечләр күз алдында. Уңышның һәр гектардан уртача 48 центнер чыгуы да монда хезмәт куючы игенчеләрнең фидакарь тырышлыгын раслый. "Үсемлекчелек әйләнә ел игътибар сорый торган тармак ул. Аның белән шаярырга ярамый. Туфракны үзвакытында эшкәртеп ашламасын тиешенчә бирмәсәң мул ашлыкка өмет итеп тә булмый. Җир алдашканны гафу итми",- дип сүз башлады Ильмир Фиркатович. Җитәкче алдынгы тәҗрибә, яңа технологияләр өйрәнү өчен тирә як өлкәләрдә дә булгалый икән. Әлеге "Марафон" сортын быел икенче ел гына үстерә. Былтыр аз гектарларда гына чәчеп сынау үткәргән. Күрәсең безнең яклардагы туфрак әлеге сортны үз иткән. Аз яңгырлы һава шартларында да тотрыклы уңышы белән сөендергән. Әлеге фермер хуҗалыгында тагын 60 гектар борчак һәм шушы кадәр үк арпа үстерелгән. Алар да өлгереп килә, уңышы да мулдан күренә. Арпаны пай җирләре өчен исәп- хисап ясарга уйлый фермер. Монда машина- трактор паркы да елдан- ел яңа техника белән тулылана.
Ашлык суктыру өчен былтыр бер "Полесье" маркалы комбайн алган, бөртеклеләр мәйданы арткач быел тагын бер "Полесье" кайтарткан. Алар ышанчлы кулларда бик җитештерүчән эшли. "Агымдагы елда техника алу өчен ун миллион сумннан артык акча тоттым. "ХТЗ" маркалы куатле трактор белән бергә дискалы "БДМ- 3х4" тырмалау агрегаты да алдым. Комбайннар ашлыкны җыеп алуга, алар артыннан ук шушы агрегатны җибәрдем. Дымны саклап калырга кирәк. Соңгы елларда дым аеруча кадерле. Көзге чәчүне дә коры туфракка күмдерү бик отышлы түгел ич",- ди Ильмир Мәхмутов. Ашлык ташуда эшләүче шоферлардан Рафис Җәмалетдинов, Айрат Сатдинов һәм Әдельҗан Сабитов та өлгерлек күрсәтә икән. Алдагы елда шикәр чөгендере чәчеләчәк мәйданнарны сабан белән эшкәртүгә керешкәннәр. Быел әлеге культура 270 гектарны били. Былтыр аның уңышы һәр гектардан 400 центнер артык алынса, быел да аннан ким булмаска ошый. "Афәрин егетләр, булдырасыз!",- диясе генә кала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 август 2022 - 15:31Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Баланың яше уку башлану датасына 25 яшьтән артмаска тиеш.3700
-
9 август 2022 - 14:28Чүпрәледә 15 нче тапкыр “Мунчәли укулары” узачак Чара 20 августта, шимбә көнне узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.17500
-
9 август 2022 - 14:21Чүпрәле районында ике исерек шофер тоткарланды Аларга зур штраф һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.5600
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.22300
-
5 август 2022 - 09:11Иске Чүпрәледә яшәүче Рафиковлар бакчасының гүзәллегенә һәркем соклана Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Елена Николаевна Рафикова – уңган бакчачыларының берсе103400
-
5 август 2022 - 09:02Руль артына исерек килеш утырган чүпрәлеле җәзасын алды Суд утырышы барышында Годунов үз гаебен таныды.28700
-
5 август 2022 - 09:01Чүпрәледә җиһазландырылмаган урыннарда су коену тыела Татарстан Республикасы территориясендә көннәр кызу торганлыктан, су объектларында кешеләр үлеме белән бәйле һәлакәтләр саны арта.11600
-
5 август 2022 - 08:56Иске Чүпрәле авылындагы чишмә янында өлкәннәр очрашты Элек заманнарда ук чишмәләргә аерым караш булган. Ислам динендә инешләр һәм чишмәләр Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте диелә.12700
-
4 август 2022 - 14:19Ел башыннан 12 мең татарстанлы ана капиталын проактив режимда алган 2021 елдан ана капиталын алу һәм аны сайланган максатларда файдалану тизләтелде.8600
-
4 август 2022 - 10:29Чүпрәле районындагы коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике бертуган хатын-кыз һәлак булган Юл-транспорт һәлакәтләренең нечкәлекләре ачыклана.14700
-
4 август 2022 - 08:26Электр линияләренең сак зонасында таләпләрне үтәмәү нәрсәгә китерә? “Челтәрле компания” ААҖ электр тапшыру линияләренең сак зонасында төзелеш алып бару очракларын еш ачыклый. Әмма милекчеләр үзләренең гаебен танымый һәм әлеге очракны бетерергә ашыкмый.9300
-
3 август 2022 - 11:21Иске Шәйморза авыл китапханәсенең яшь укучысы Әмир Хәяров "Роберт Миңнуллинның балачак дөньясы" конкурсында 1 урын алды Конкурска Татарстан Республикасының 26 муниципаль районыннан 133 эш тәкъдим ителгән.10500
-
2 август 2022 - 09:20Чүпрәле районы су объектларында 23 профилактик патруль төркем эшли Җиһазландырылмаган урыннарда су коену катгый тыела10500
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
10 август 2022 - 08:21
-
9 август 2022 - 14:16Чүпрәледәге "Акчарлак" лагерында 4нче җәйге лагерь сменасы ачылды4 нче смена 23 августта тәмамланачак.4400
-
9 август 2022 - 10:48Урып-җыю эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләреЧүпрәледә урып-җыю эшләре бар куәткә бара.5500
-
8 август 2022 - 08:01Үзебезнең егет ул Кече Чынлы авылында туып-үскән, шунда урта мәктәпне тәмамлаган САФИУЛЛОВ РӘМИС ХАТЫЙП УЛЫ Тәтеш муниципаль районы башлыгы булып эшли51300
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.22300
-
9 август 2022 - 14:28Чүпрәледә 15 нче тапкыр “Мунчәли укулары” узачак Чара 20 августта, шимбә көнне узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.17500
-
9 август 2022 - 14:21Чүпрәле районында ике исерек шофер тоткарланды Аларга зур штраф һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.5600
-
9 август 2022 - 10:48Урып-җыю эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре Чүпрәледә урып-җыю эшләре бар куәткә бара.5500
-
9 август 2022 - 14:16Чүпрәледәге "Акчарлак" лагерында 4нче җәйге лагерь сменасы ачылды 4 нче смена 23 августта тәмамланачак.4400
-
9 август 2022 - 15:31Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Баланың яше уку башлану датасына 25 яшьтән артмаска тиеш.3700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика