Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Зур Аксу җирлегендә 2014 елда дүрт бала туган

    Бүгенге көндә Зур Аксу авылы җирлегендә 1343 кеше яши. Шуларның 700 гә якыны хезмәткә яраклы. Үткән ел дүрт сабый туган, аның каравы 13 кеше үлгән. Биш пар гаилә корган һәм ике гаилә аерылган.

    Әлеге саннар Чуваш Бизнәсе һәм Зур Аксу авылларында узган гражданнар җыенында яңгырады. Җирлек башлыгы Алексей Храмовның әйтүенә караганда, Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы ветеран Гиниатулла Хәмзин да үткән елның декабрендә вафат булган. Тулаем алганда, былтыр әлеге җирлек социаль һәм икътисадый юнәлештә ярыйсы гына уңай күрсәткечләргә ирешкән. Бюджет үтәлеше 102 процентны тәшкил иткән.

    "Ак Барс" холдинг компаниясенең җаваплылыгы чикләнгән "Ак барс Чүпрәле" җәмгыятендә 170 кә якын кеше хезмәт куя. Александр Даниловның гаилә фермасы һәм Александр Митрошкинның крестьян- фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Халык үзенең шәхси хуҗалыгында кош- корт, мал- туар асрый. Үзеннән арткан продукцияне сатып гаилә бюджетын тулыландыра. Авыл халкы сөт җыючы Солтан Тәҗетдинов һәм Валерий Митрошкин эшеннән канәгатьлек белдерә. Шунысы куанычлы, соңгы еллар авыл кешесен үзенең корылыклары белән ничек кенә сынамасын, әлеге җирлектә мал- туар асраучылар кимемәгән. Киресенчә, һәр ике авылда да сыер асраучылар саны арткан. Былтыр Зур Аксу авылы җирлегендә яшәүчеләр 545850 килограмм югары сыйфатлы сөт саткан. Кырык гаилә ат асрый, умартачылык белән шөгыльләнүче шәхси хуҗалыклар арта бара. -Ит һәм сөт җитештерү өчен зур чыгымнар тотыла. Терлек азыгы һәм ягулык- майлау материалларының кыйбатлана, ә сөтнең бәясе һаман шул- бер килограммы 11 сум килеш кала бирә. Әлбәттә, мондый зур аерымлылык халыкта урынлы ризасызлык тудыра,- ди җирлек башлыгы Алексей Храмов. Дөрес, былтыр һәр баш сыерга ике мең сум исәбеннән субсидия бирелгән. Авыл кешесенә анысы да ярый. Акчалата ярдәм дигәндә, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларын булдырган 25 гаилә ташламалы кредитлардан файдаланган. Ул акчалар мал- туар, терлек азыгы, төзелеш һәм терлекчелек биналары өчен тотылган.

    -Уйлавымча, 2014 ел заяга узмады. Әлбәттә, алда торган эшлисе эшләрне барлаганда, тагын да зуррак күләмдә эш башкарасы килә. Үткән елдагы капитал салым 38 315 910 сум булды. Шулар хисабында Чуваш Бизнәсе авылында- ФАП, Зур Аксуда- мәдәният йортын капиталь төзекләндерү, электр линияләре, күпер ремонтлау һәм башкалар бар. Агымдагы елда да зур бурычлар тора. Аларның күпчелеге авылның социаль йөзен үзгәртүгә, инфраструктураны үстерүгә, гомумән халыкка уңайлыклар тудыруга юнәлдереләчәк,- диде үзенең чыгышында авыл җирлеге җитәкчесе. Район башлыгы Александр Шадриков залда утыручыларны үткән елда ирешелгән уңышлар, алдагы планнар белән таныштырды. Әйтергә кирәк, узган ел район тарихына моңарчы күрелмәгән күләмдә башкарылган эшләр белән кереп калачак. Татарстан Президентының утызга якын программасында катнашып, 800 миллион сумнан артык капитал салым кертелгән.

    -Яхшы яшәү өчен, яхшы эшләргә кирәк. Кече бизнесны һәм шәхси эшмәкәрлекне тагын да үстереп, эш урыннары булдыру игътибар үзәгендә булачак,- дип ассызыклады Александр Валерьевич. Җыен тәмам, әмма яшәешнең сыйфатын яхшырту җирле хөкүмәтнең дә, халыкның да уртак активлыгына бәйле. Ә иң мөһиме, проблемаларны санап үтү генә түгел, аларны хәл итүдә дә бердәм катнашырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: