Туган Як
  • Рус Тат
  • Закон кысаларында эш итсәң генә тыныч йокларсың...

    Күп функцияле үзәктә башкарылучы Росреестр хезмәтләре инде берничә елдан бирле татарстанлыларда иң кирәкле хезмәтләрнең берсе булып тора.

    Бу кадастр исәбенә кую, хокукларны теркәү, күчемсез милек реестрыннан мәгълүмат бирү  (ЕГРН) һ.б. Әлеге уңайдан җирләрне рәсмиләштерү, аларны сату-алу  турында газета укучылардан да сораулар керә. Аларны без ТР КФҮнең Чүпрәле районы буенча бүлек башлыгы Эльмира Ханзяровага юлладык.

    –Әйе, соңгы елларда халык, чыннан да, күп кенә эшләрен КФҮләр аша башкара. Әйтик, Татарстанда күчемсез милеккә хокукларны теркәү буенча «Минем документлар» офисларына ел саен йөзләгән мең граждан мөрәҗәгать итә: 2019 елның беренче яртыеллыгында – 268 меңнән артык, ә Чүпрәле районының КФҮнә 900ләр тирәсе, мәсәлән.

    Киләчәктә үз хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры килмәсен өчен (бу, һичшиксез, үз артыннан матди чыгымнар да алып киләчәк) күчемсез милеккә хокукны бирү буенча ясалган һәр операция дә белгечләр тарафыннан документларны җентекләп эшкәртүне таләп итә. Шуңа да КФҮ белгечләре бик тә игътибарлылар.

    –Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне ничек итеп законлы сатарга?

    –Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирдә мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнүче фермер үзе биләгән участокның бер өлешен өстәмә хезмәт хакы өчен сатарга карар кылды, ди. Сатып алучыны (шәхси зат) табып, ул республика КФҮкә сату-алу килешүен теркәү өчен мөрәҗәгать итә. Әмма үзәк хезмәткәрләреннән ул Росреестрның килешүне теркәмәүләре турында кисәтү ишетә, ди. Ни өчен  соң ул бу очракта үзе биләгән җир участогын сата алмый? Чөнки бу «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр» категориясендәге җир кишәрлеген сату буенча килешү закон тарафыннан күрсәтелгән процедура буенча башкарылырга тиеш. Бу очракта сатучы РФ субъекты яки муниципаль берәмлекнең өстенлекле сатып алу хокукы барлыгын белергә тиеш иде. Шуңа күрә ул, бәясе, күләме, урыны һәм вакыты күрсәтелеп, аны сатарга ниятләве турында язма рәвештә РФ субъекты дәүләт хакимияте органына (Татарстанда – ТР Министрлар Кабинеты) хәбәр итәргә тиеш булган. Хәбәр расписка белән тапшырыла яки заказлы хат белән тапшыру турындагы уведомление белән җибәрелә.

    Шулай ук, хакимият органының өстенлекле сатып алудан баш тартканнан соң яки хәбәр кергән көннән соң 30 көн эчендә аңа язма рәвештә җавап булмаганнан соң гына, сатучы өченче затка җирне хәбәрнамәдә күрсәтелгән бәядән ким булмаган бәядән сатарга хокуклы.

    –Җир кишәрлегенең (участогының) нинди категориягә керүен ничек билгеләргә?

    –Сезнең участокның нинди җир категориясенә керүен билгеләү өчен, беренчедән, җир участогы документларын игътибар белән карарга, өйрәнергә кирәк, икенчедән, күчемсез милек объектына ЕГРН мәгълүматлары өземтәсен (выписка) бирүне сорап бердәм дәүләт реестрына мөрәҗәгать итәргә мөмкин (Татарстанның КФҮ офислары аша да мөмкин). Шулай ук әлеге мәгълүматларны Росреестрның ачык кадастр картасыннан да карарга була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: