Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Үз җирләрен мактап һәм макталып

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район терлекчеләре ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 82714 центнер сөт җитештергәннәр.

    Бу өлкәдә һәрвакыттагыча "Цильна" җәмгыяте эшчәннәре алдынгы урында бара. Сөт җитештерүнең табышлы тармак икәнлеген аңлап эшли "Цильна" хезмәтчәннәре. Биредә ел башыннан 1 майга кадәрге чорда 18383 центнер сөт савуга ирешкәннәр. Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3299 центнерга артыграк. Бер сыерга 3064 кг. туры килә. Район буенча исә әлеге сан 1545 кг.ны тәшкил итә. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында ел башыннан алып 1 майга кадәрге чорда 2220 центнер сөт җитештерелгән. Шулай ук, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында да сөт җитештерү күләме бераз арткан. Ел башыннан 1 майга кадәрге чорда биредә 31931 центнер сөт савылган. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 526 кг.га артыграк.

    Ә менә "Шәйморза", "Березка" җәмгыятьләрендә, киресенчә, сөт җитештерүне киметүгә юл куела. "Шәйморза" җәмгыятендә 1 майга 3380 центнер сөт җитештерелгән. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 560 центнерга аз. Бер сыердан 939 кг. сөт савылган (үткән елның шушы чорында 1094 кг. булган). "Березка" җәмгыятендә 7540 центнер сөт җитештерелгән (үткән елның шушы чорында 10526 центнер булган), бер сыерга туры килгән савым 943 кг.ны тәшкил итә.

    Ел башыннан район буенча 13653 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 4511ен савым сыерлар тәшкил итә. Җәмгыятьләрдә һәм агрофирма филиалларында сөт көтүен даими яңарту өстендә дә эш алып барыла. Ел башыннан район буенча 2253 баш бозау алынган. Терлекчелектә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән белгечләр һәр ай саен район җитәкчелеге тарафыннан да бүләкләнә.

    Фәнис Сөләйманов, "Цильна" җәмгыятенең 1 номерлы товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире:

    -1994 елдан башлап "Цильна" җәмгыятендә хезмәт куям. Башлап ветеринария фельдшеры, аннан соң комплекслы бригадир, товарлыклы-дуңгызчылык фермасында мөдир, баш зоотехник вазифаларын башкардым. Менә алты елдан бирле беренче товарлыклы-сөтчелек фермасын җитәклим. Хезмәтемне яратам, еллар дәвамында тәҗрибә дә тупланды инде. Аннан соң җәмгыять җитәкчелеге тарафыннан башкарган эшеңә тиешле бәя бирелүе дә күңелгә дәрт өсти, эшләргә стимул бирә. Коллектив белән уртак тел табып, һәр эшне киңәшләшеп башкаруыбыз нәтиҗәсендә һәр ел саен югары күрсәткечләргә ирешәбез.

    Дамир Хайбуллов, "Цильна" җәмгыятенең терлекләрне ясалма орлыкландыручысы:

    -Мин үземнең беренче хезмәт чыныгуымны "Цильна" җәмгыятендә алдым. 1996 елдан башлап гаиләбез белән симертү цехында үгезләр карадык. Аннан соң җитәкчелек миңа осеминатор вазифасын тәкъдим итте. Яшермим, җаваплы вазифа, терлекчелекнең төп нигезе дисәм дә, ялгышмам. Үткән айда-85, гомумән, 100 сыерга 122 бозау алуга ирештек. Хатыным Алсу да җәмгыятьтә фермада сыер савучы булып хезмәт куя. Хезмәт хакларыбызның айныкы-айга бирелеп барылуы, моннан тыш, эшеңнең нәтиҗәсе буенча өстәмә түләү каралуы да үз вазифамны намус белән үтәү өчен стимул булып тора диясем килә.

    Рафаэль Бәширов, "Шәйморза" җәмгыятенең ветеринария табибы:

    -1987-1990 елларда Буа ветеринария техникумында белем алдым. Аннан соң туган авылыма әйләнеп кайттым һәм "Шәйморза" хуҗалыгында ветеринария фельдшеры булып эшли башладым. Хезмәтемне яратып башкарам, тик менә безгә киләчәктә алмаш булачак яшь белгечләрнең авылга кайтмавы гына күңелне бераз борчый. Авыл халкыныкы кебек безнең эш сәгатебез иртәнге сәгать бишләрдә башлана. Иң беренче эшем итеп яшь бозаулар янына киләм. Яшь үрчем бигрәк нәзберек бит, аларның һәрберсенә аерым игътибар кирәк. Теге яки бу авыруга каршы профилактика чараларын да үзвакытында башкару мөһим роль уйный. Терлекчелек буенча үткәрелгән семинарларның берсендә бозауларның сакланышы өчен премия бирделәр. Хезмәтемне күрүләре өчен җитәкчелеккә рәхмәттән башка сүзем юк. Тормыш иптәшем Зөһрә дә хуҗалыкта, сыер савучы хезмәтен башкара.Авыл халкы белән эшләү җанга рәхәтлек бирә.

    Ильдам Хәлимов, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Чокалы филиалы идарәчесе:

    -Яңа Чокалы филиалы җитәкчесе булып менә инде дүртенче елымны эшлим. Гомумән, хуҗалыкта 1993 елдан бирле хезмәт куям. Армиядән соң читкә китүне өнәмәдем, туган авылда төпләнеп калуны кулайрак күрдем. Авылда калганыма үкенмим. Аннан соң, кайда да үзеңә эшләп табарга бит, беркем дә китереп бирмәячәк, эшләмичә генә беркайда да, бернигә ирешеп булмый.

    Халык бездә тырыш, эшчән. Филиалдагы һәр эшне үз авыл халкыбыз белән эшләргә тырышабыз, читтән кеше китергәнебез юк. Әгәр мин җитәкләгән хуҗалыкның уңышлары бар икән, монда хуҗалыкта хезмәт куючы авыл халкының да өлеше зур. Минем аларга рәхмәттән башка сүзем юк.

    Тормыш иптәшем дә хуҗалыкта сыер савучы булып хезмәт куя, улым Әсгать тә авыл хуҗалыгы белгечлеген сайлады, ветеринария техникумында белем ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: