Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Үз шөгылен булдырган Александр

    Районда икътисадый кыенлыклардан югалып калмыйча, үз эшен башлаучылар байтак. Уби авылында яшәүче Александр Вязниковны да мин үзшөгылен булдыручы булдыклы эшмәкәрләрнең берсе дияр идем.

    Александр тумышы белән Уби авыл җирлегеннән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Ульяновск шәһәрендәге автомеханиклар әзерләү техникумында белем алып, автомашиналар төзекләндерү, аларга техник ярдәм күрсәтү белгечлеген үзләштерә. Аннан соң Ульяновскидагы автосервисларда хезмәт куеп, тәҗрибә туплый. Тәҗрибәле белгечне читкә җибәрәселәре килмәсә дә, Александр туган авылына кайтып төпләнергә карар кыла. "КамАЗ" автомашинасы сатып алып җибәрә, хуҗалыкта язгы-көзге эшләрдә катнаша, шәхси хуҗалыкларга да үз машинасы белән ярдәм итә. Әмма яшьлектә үзенең сайлап алган һөнәре аңа якын була. Күп уйланулар аша, ул үз көчен сынап карарга теләп, автомашиналар төзекләндерү, аларга техник ярдәм күрсәтү станциясен ачарга карар кыла. Җир участогы ала, машиналарга техник хезмәт күрсәтү станциясенең бинасын төзи. Техник карау станциясенә машиналарны төзекләндерү һәм ясау өчен кирәкле булган барлык җиһазларны да булдыру өчен "КамАЗ" машинасын саткан акчаны да, үзшөгыль программасы нигезендә дәүләттән бирелгән 120 мең сум акчаны да кулланып, заманча диагностикалау, шиномонтажлау, күтәртү җайланмаларын сатып ала ул. Без Александр янына килгәндә аның техник карау станциясендә бер җиңел автомашина һәм УАЗ машинасы төзекләндерелергә куелган иде. "Автосервис"ның тагын бер үзенчәлеге бар: биредә төзекләндерелгән яисә ремонтка китерелгән машиналар заманча компьютер аша тикшерелә, җитешсезлекләре ачыклана.

    -Авылга кайтып төпләнүемә үкенмим, шәһәрнең тавышлы булуын яратмадым, авылның һавасы да чиста бит аның. Ә кулы эш белгән кеше кайда да үз урынын, үз шөгылен таба ул,-ди Александр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: