Туган Як
  • Рус Тат
  • Үстерелгәнне кая куярга?

    Район хуҗалыклары һәм агрофирма филиаллары басуларында шикәр чөгендерен казытып алу төгәлләнде.

    Агымдагы елда әлеге культура район буенча 4450 гектар мәйданда чәчелгән иде. Бүгенге көнгә барлыгы 142400 тонна татлы тамыр казытып алынып, кагатларга салынган. Шуның 100000 тоннадан артыгы шикәр заводларына озатылган. Бер гектардан чыккан уңыш уртача 320 центнерны тәшкил итә.

    "Цильна" җәмгыятендә иң зур уңыш күзәтелә. Биредә һәр гектардан 450 центнер уңыш алынган. Барлыгы 41000 тоннага якын татлы тамыр җир өстенә чыгарылып, кагатларга салынган. Бүгенге көндә шуның 30000 тоннасы сатылган. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 65846 тонна казытып алынган шикәр чөгендеренең 48000 тоннасы шикәр заводына тапшырылган. Бер гектардан чыккан уңыш 306 центнерны тәшкил итә. "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә исә 21100 тонна казытылып, шуның 7523 тоннасы гына озатылган. Бер гектардан 353 центнер уңыш чыга.

    Быел шикәр чөгендере культурасы өчен һава шартлары да уңай килде, басуларга ашламалар да, гербицидлар да вакытында кертелде. Шуңа уңышы да мул булды аның. Әмма Буа шикәр заводының җәмгыятьләрдән һәм фермер хуҗалыкларыннан татлы тамыр чималын лимит буенча, көненә 10-20 тонна гына кабул итүе, ә "Цильна" шикәр заводының соңгы вакытларда, 2 ноябрьгә кадәр, бөтенләй кабул итмәве хуҗалык җитәкчеләрендә һәм җаваплы белгечләрдә, фермерларда зур борчу тудырды. Инде айга якын җир өстендә яткан татлы тамыр бер җылы, бер салкын һава торышы шартларында чери башларга да мөмкин. Ә мондый чималны исә соңрак шикәр заводының кондициясез сыйфатында кабул итү куркынычы да юк түгел. Бу исә күпме чыгымнар тотып үстергән шикәр чөгендеренең бәясен төшерәчәк. Киләчәктә бу өлкәдә вәзгыять үзгәрмәсә, шикәр чөгендере культурасын чәчү мәйданнары кимергә мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: