Туган Як
  • Рус Тат
  • Җырлады, биеде Бизнә халкы

    Һәркемнең кече Ватаны бар. Ничә яшьтә булуына карамастан кеше үзенең туган җиренә карата күңелендә иң җылы хисләр йөртә һәм кендек каны тамган авыл туфрагын сагына, күп еллар читтә яшәсә дә бер кайтып авылдашлары белән күрешү өчен ашкынып тора

    Татар Бизнәсе авылында быел унынчы мәртәбә үткән бәйрәмгә әти-әниләре янына гел кайтып йөрүчеләр дә, инде сирәк булса да бушап калган туган йортларын барлап китүчеләр дә, буш нигезләрен сагынып кайтучылар да җыелган. Әлеге җирлектә “Авыл көне” бәйрәмен билгеләп үтү моннан нәкъ ун ел элек, Татар Бизнәсе авылының барлыкка килүенә бер мең ел тулу уңаеннан башланып киткән иде.

     

    Татар Бизнәсендә гомер итүче авылның күренекле шәхесе, бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рәшит Айсин бәйрәмнең төп оештыручысы, “Безнең тамырлар – Бизнәдә” исемле китап авторы Рөстәм Бакиров халыкны авылга кайтарды дип искә ала. Әйе, авыл бәйрәме турыдан-туры аның исеме белән бәйле. Рөстәм Сәйфулла улы үзе турында әллә ни сөйләргә теләмәсә дә кайбер фикерләре белән уртаклашудан баш тартмады. “Без Татар Бизнәсе авылында ишле гаиләдә җиде бала туып-үстек. Авыр сугыш елларыннан соң тормыш үтә дә катлаулы булган, ашарга ипи дә җитеп бетмәгәндер, әмма  әти- әниләрнең “Бу балаларны ничек кенә ашатып, киендереп бетерербез икән” дигән сүзен беркайчан да ишетмәдем. Хәтерләсәгез, 90нчы еллардан соң авыр дәвер булып алды. Авылның туфрагы да, агачлары да, суы да елап утырган төсле тоелды. Эчкечелек башланды, яшүсмерләрнең үлеп киткән очраклары булды. Бер кайтканда авылның тау башына басып, авылыма ничек булыша алам икән, дигән уйлар туды. Беренчедән, табиб буларак та, авылдашларыма начар гадәтләрдән арынырга кирәклеген аңлаттым. Икенчедән, юллар начар иде, юллар эшләнде, газ, су керде. Аннан соң, авылда эш булырга тиеш. Эше булган ир-атның, арып-тирләп кайткач, начар гадәтләргә вакыты калмый. Моны Россия дә, Татарстан да аңлый башлады. Бу бәйрәм белән авылга халыкны кайтардык. Алдан кыенрак иде, әмма берничә ел узу белән халык бәйрәмне көтеп ала башлады”,- дип сөйли Рөстәм Сәйфулла улы. Менә шулай әллә ничә буын авылдашларны бергә җыеп күрештерү максатыннан, “Авыл бәйрәме” уздыруның йөз төрле мәшәкатен үз өстенә алган Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, җиде меңнән артык операция ясап, авыруларны савыктырган алтын куллы югары квалификацияле хирург, медицина фәннәре кандидаты, Европа – Азия, Халыкара Гуманитар академиясе корреспонденты, туган як мәнфәгатен даими кайгыртып, игелекле гамәлләр кылып яшәүче ватанпәрвәр галим, “Туган авылым – Татар Бизнәсе. Аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” исемле киң колачлы проект җитәкчесе, Татар Бизнәсе авылының бөек шәхесе ул Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров. Андый кешеләр турында сөйләгәндә аерым тукталасы килә. Гомумән, туган авылын, туган төбәген данлаучы якташларыбыз алдында баш ияргә, андыйларга сокланырга һәм алардан үрнәк алырга кирәк. Мәктәп сыйныфларында алар хакында сөйләүче мәгълүматлар тупланса да яхшы булыр иде. Чөнки үсеп килүче яшь буын андый авылдашларын һич тә онытырга тиеш түгел. Хәзер авылларның үткәнен һәм бүгенгесен өйрәнү аеруча мөһим. Күп авылларның үз тарихчылары бар, нәкъ алар тырышлыгы белән эзләнүләр алып барыла, бик күп мәгълүматлар туплана. Төрле чыганаклардан эзләнә торгач Татар Бизнәсе авылының да бер меңъеллык тарихы булуы ачыклана. Өлкән буын вәкилләре сүзләренә караганда, Бизнә авылының ничек нигезләнүе турында халык хәтерендә сакланган риваятьләр дә бар. Авылның элекке урыны урманлык булган, уртасында исә түгәрәк күл җәелеп яткан. Хәзерге “Учыкаен” дигән болынлыкта өч каен үсеп утырган. Шул урынга тугыз бабай килеп урнашкан икән. Алар арасында Үтәш һәм Мәккә исемле бабайлар да булган. Алар, болынлыктагы өч каенны күргәч, болынлыкка  “Өч каен” дип исем биргәннәр. Шушы халык күлгә килеп тәмле суыннан авыз иткәннәр, тирәнлеген белергә теләп, таяк тыгып караганнар. Әмма таяклары суның төбенә җитә алмаган. “Әгәр бу җирдә авыл булса, нинди матур булыр иде!  - дип әйткәннәр. Шулай да авылга исем таба алмый аптыраганнар. Күлгә мөнәсәбәтле, авылның исемен  “Төпсез” дигәннәр. Килүчеләр арасында урыслар да булган. Алар исә “Төпсез”не урысчалатып: “Без дна” дип атаганнар. Шул чордан соң бирегә башка яклардан да кешеләр килеп урнашкан, халык күбәя барган.

    ...“Авыл көне” бәйрәме уңаеннан бизнәлеләрне һәм кайткан кунакларны тәбрикләргә килгән Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров мәйдан уртасыннан Рөстәм Сәйфулла улын олы йөрәкле, фидакарь җанлы бөек шәхес дип атады. Халык мәнфәгатен кайгыртуда, яшь буынга дөрес тәрбия бирүдә мөһим өлеш керткәне өчен аңа барлык Татар Бизнәсе авылы халкы һәм шәхсән үз исеменнән чиксез рәхмәт белдерде. Бәйрәмне ачу тантанасына килүче җаваплы җитәкчеләр һәм кунаклар да ел саен шундый югары дәрәҗәдә чара уздыруны оештыручыларга ихлас рәхмәт әйттеләр. Әлбәттә, андый бәйрәмнәрне үткәрү ансат эш түгел. Әзерлек эшләре бер атна чамасы алдан башлана. Өстәвенә барысы да акча чыгымына бәйле.

    Тантана буласы көнне иртәнге якта халык авыл зиратына агылды, олысы -кечесе үз якыннарының каберләрен чистартты, чүп-чардан арындырды. Биредә мондый изге эшне ихлас күңелдән башкаралар. Аннан соң чара мәктәп ашханәсендә Корбан ашы белән дәвам итте. Бергәләшеп ясин укыдылар, тәкъбир әйттеләр. Балалар өчен авыл мәдәният йортында “Су анасы” курчак театры күрсәтелде. Бәйрәм тамашасы булачак мәйданда иртәнге якта ук сәүдә ярминкәсе гөрләде. Чувашия Республикасының Батыр районыннан килгән аш-су осталары зур казан асып милли пылау пешерергә керештеләр. Ниһаять, мәйданда бәйрәм башланып китте. Микрофоннардан котлау сүзләре яңгырады, җыр-биюләр, уен-көлке тынып тормады. Авыл хуҗалыгы уңганнарына, бәйрәмне үткәрүгә үз өлешләрен керткән активистларга мәйдан уртасына чакырып Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Тантаналы өлештән соң милли көрәш башланып китте. Спортчылар арасында республика районнарыннан килүчеләр дә бар иде. Баш хөкемдар Фәрит Мифтахетдинов әйтүенчә, призлы урыннар өчен төрле үлчәү авырлыгында 27 көрәшче келәмгә чыкты. Барлык көндәшләре өстеннән чиста алымнар кулланып Татар Бизнәсе авылы егете Рамил Камалов абсолют батыр булып калды. 80 килограммнан артык авырлыктагы тәкәне дә аның җилкәсенә куйдылар. Бу көнне бизнәлеләргә “Гармун моңы” фестивалендә катнашучы осталар халкыбыз көйләрен яңгыратты.

    “Авылымны сагынып кайттым. Читкә китеп никадәр рәхәт яшәсәң дә, туган җир сагындыра. Бәйрәмне оештыручыларга, бирегә килгән авылдашларыма чиксез рәхмәтлемен”, - ди Айсылу Айсина һәм кулына баян алып якташларына бүләк итеп җыр башкарды. “Чүпрәле егетләре” төркеме баянчыларының бик оста уйнауларын да халык көчле кул алкышларына күмде (рәсемдә). Бәйрәм тамадасы, “Аксу” студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров фестивальдә катнашучыларның һәркайсын Дипломнар һәм истәлек бүләкләре белән тәбрикләде. Аның сүзләренчә, киләчәктә мондый фестивальнең географиясен тагын да киңәйтеп, тирә-күрше районнардан да гармунчылар чакыру турында планлаштырыла икән. Кичке якта бәйрәмне “Болгар кызлары”, татар эстрадасының танылган җырчылары Римма Никитина, Фәннур Хәсәнов, Салават һәм Гүзәлем дәвам иттерделәр. Тамашачылар арасында район үзәгеннән һәм күрше авыллардан килүчеләр дә бар иде. Хуҗалар әйтүенчә, быел тугыз корбан чалынган икән. Авыл мәктәбе ашханәсендә 200 кешене ашату-эчертү өчен өстәлләр әзерләүдә авылның Лилия һәм Мөнир Айнетдиновлар, Рәзидә һәм Рамилә Камалова, Лилия Бахтиева, Лилия Хәйруллова, Нурзия Җәлалова, Лилия Кәлимуллина, Зөлфия Айнәтуллова, Гүзәл Алиуллова, Любовь һәм Фәридә Салихова, Нәфисә Мөдәрисова кебек уңганнар катнашкан.

    Бәйрәм исә төнге салют белән тәмамланды.

    ФОТОГАЛЕРЕЯ

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: