Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Универсиаданың ябылу тантанасы

    Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья студентларның җәйге спорт уеннары Универсиадасының тәмамлану тантанасы үтә.

    Ике атна буе дәвам иткән әлеге чарадан һәркемнең күңелендә бары тик иң якты мизгелләр буларак кына сакланып калачак. Үзебезнең спортчылар өчен кемдер зәңгәр экраннар аша җан атса, кемдер аны стадионнарда күзәтеп барды. Әйтергә кирәк, Универсиада барышындагы уңышларыбыз өчен чын-чынлап горурлык хисе кичерә алабыз. Нәтиҗәдә, 27 төр спорт уеннарының һәркайсында уңышлы чыгыш ясап, россиялеләр 200 данәдән артык медальгә (шуның 100 дән артыгы алтын) лаек булдылар. Универсиада исә барлыгы 800 меңгә якын билет сатылган.

    Тантананың ябылу тантанасын турыдан-туры www.russiasport.ru сайтыннан, ТНВ телеканалыннан 22.00 сәгатьтә карап булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: