Туган Як
  • Рус Тат
  • "Җылы йорт" приютында" Көз бәйрәме" узды

    11 октябрь көнне Чүпрәле муниципаль районындагы «Җылы йорт» «балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Ижегерова Марина , Козлова Валентина , Саландаева Екатерина җитәкчелегендә «Көз Бәйрәме» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

     

     

      Аның максаты-балаларның әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү, тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерү, матурлык хисен формалаштыру. 

    Балалар көз сынамышлары турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар, көз турында матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәмнең төп кунагы, әлбәттә инде, Көз патшабикәсе булды, ул балалар белән бергә уеннарда һәм конкурсларда катнашты.

    Барысы да кечкенәдән алып олысына кадәр бәйрәмдә актив катнаштылар, уйнадылар, көлделәр, күңел ачтылар.   Тәкъдим ителгән конкурсларның һәркайсында балалар үзләренең күпьяклы белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: