«Җылы йорт» приютында тәрбияләнүче «Абилимпикс-2023 » җиңүчесе булды
Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс — 2023» Милли чемпионатны ябу тантанасы узды.
Анда безнең районнан балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приютында тәрбияләнүче Вадим Голенков катнашты һәм 2 урынны яулады.
Ул Җиңүче Дипломы һәм өстәмә һөнәри белем һәм махсус техник реабилитация чаралары алу хокукы бирүче сертификат белән бүләкләнде.
Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев