Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Ул бит, Татарстан! –диләр”

    Татарстан Республикасының бар яклап та алгарышта булуы күп вакыт үрнәк итеп китерелә. Күп кенә чагыштыруларда, күрсәткечләрдә республика Россиякүләм беренчелекне били. Һәм бу күрсәткечләрдә иң мөһимнәреннән берсе - тормыш дәрәҗәсе, яшәү сыйфаты. Россия регионнары арасында бу яктан Татарстан Мәскәү,Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербургтан кала, дүртенче баскычта тора. Боларның барысы да, билгеле инде, Татарстан...

    Республика халкының социаль яктан якланган булуы - Татарстан җитәкчелеге өчен иң әһәмиятлесе

    Татарстан халкы Иделбуе федераль округында социаль яктан иң якланганнардан. Икътисад өлкәсендә булган авыр вәзгыятькә карамастан, республикада Президент программаларының берсе генә дә туктатылмады. Һәм, пенсионерлар, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү бу чорда да иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып калуында дәвам итә. Гражданнарның мондый категорияләрен яклау буенча федераль үзәктән 30 төрле ташламалар бирелсә, Татарстанда исә мондый социаль түләүләр 49 төрне тәшкил итә. Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Чүпрәле районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Антонина Хәлилова әйтүенә караганда, 11500 дән артык чүпрәлеле һәр ай саен төрле төрдәге ташламалардан файдалана.

    -2015 ел йомгаклары Чүпрәле районында яшәүче барлык халыкның 52 процентына төрле төрдә социаль ярдәм бирелгәнлеген күрсәтте. Әлеге максатларга безнең район буенча 92,5 млн сум акча тотылды. Районда 1732 хезмәт ветераны, 2810 пенсионер, 83 тыл хезмәтчәне яши. Белгәнегезчә, аларның барысы да социаль ташламаларга ия. Күп балала гаиләләрдә тәрбияләнүче 1072 бала, авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче 800 гә якын гаиләгә дә субсидияләрдән файдалана.

    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының " Татарстан Республикасында дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган социль ярдәм турындагы" карары нигезендә тормыш авырлыкларына дучар булган 240 кешегә өстәмә ярдәм дә күрсәтелгән. Андый ярдәмне, әлбәттә инде күпбалалы гаиләләр һәм инвалидлар алган. Һәм әлеге максатларга гына да Татарстан бюджетыннан шундый категория чүпрәле гражданнарына гомуми күләмдә 1,5 млн сумнан артык акча тотылган.

    Социаль контрактлар, бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләрнең һәм аларның балаларының ялын оештыру, сәламәтлеген кайгыртуны да төрле карарлар кабул ителеп тора Татарстанда,-ди Антонина Хәлилова. - Моңа дәлил итеп 74 бюджет учреждениесе хезмәткәренең, 180 баланың һәм 59 пенсионерның төрле санаторийларда сәламәтлекләрен ныгытулары турында әйтәсем килә. Физик кимчелекләре булган гражданнар һәм балалар да мондый юлламалардан файдалана.

    Балаларны шатландыру, балалары булган гаиләләргә ярдәм итүнең тагын бер күркәм мисалы -ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановбашлангычы белән гамәлгә куелган "Мәктәпкә җыенерга ярдәм ит!" акциясе.

    Чүпрәле районның Россиянең башка өлкәләре белән ызандаш булуы сәбәпле, күршеләр дә бездә шундый төрдәге ярдәм итү барлыгын беләләр. Ульяновск шәһәрендә яшәүче Алсу Рәкыйпова сөйли:

    Быел улыбыз беренче сыйныфка бара. Әлеге бер яктан шатлыклы да, икенче яктан ярыйсы ук финанс чыгымнары таләп итә торган вакыйга белән мәшгуль булган арада ярыйсы ук "кесәгә сугуын" аңладым. Чүпрәледәге танышларыбыз исә беренче сыйныфка баручы балаларына уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкасы бүләк итеп бирелүе турында сөйләделәр. Һәм бу беренче ел гына да түгел икән инде. Без генә белмибездер, Ульяновск өлкәсендә дә бардыр бу, дип шәһәр мәгариф бүлегенә киттем. "Бездә юк андый ярдәм", диделәр. Күрше Чүпрәле районында шулай эшлиләр дип аңлатып биргәч "Ул бит, Татарстан!", диделәр.

    Сәлимҗановларның өченче балалары мәктәпкә бара

    Иске Чүпрәледә яшәүче бу гаилә 1 сентябрьдә өч баланы укырга, мәктәпкә озатачак. Беренче уллары Ильнур 10нчы сыйныфка барса, Эльвина 8нче сыйныфка киләчәк. Ә Ильяс исә белем дөньясына тәүге адымнарын ясый икән. Шушы көннәрдә генә Ильяска район башлыгы Александр Шадриков уку кирәк-яраклары тутырылган сумканы бүләк итеп тапшырды.

    Үткен һәм чая Ильяс, билгеле инде, сөенгән мондый бүләккә.

    Өйгә кайтуга ук, сумканы бушатып, эчендә ниләр барлыгын тикшереп чыкты, -ди әнисе Ләйсән. -Рәсем ясап карарга да өлгергән, хәтта... Укытучыга күрсәтәчәкмен мин ул рәсемне,-ди Ильяс.

    Сүзен дәвам итеп, әни кеше мәктәп сумкасында беренче сыйныф укучысына кирәк булган нәрсә тутырылганын санап китте. Дәфтәрләр, аларның тышлары, карандашлар, буяу, санау таякчыклары...тагын да әллә күпме нәрсә бар икән. - Сатып ала калсаң, 3 меңнән дә ким булмас иде. Эльвина да беренче сыйныфка барганда шушы акциягә эләккән иде. Ата-ананы бер төрле мәшәкатьтән арындыра инде бу "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе, матди хәлләре төрле булган гаиләләр дә бар бит әле,-ди гаилә башлыгы Радмил.

    Сәлимҗановларның матди хәле ярдәмгә мохтаҗлар дияргә мөмкинлек бирми, әлбәттә. Ләйсән дә Радмил да эшлеләр. Авылда калып, бюджет хезмәткәрләре буларак, яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту буенча бирелә торган ярдәмнән файдаланып, яңа өй җиткезгәннәр. Бер сүз белән әйткәндә, Татарстан авылында рәхәтләнеп тормыш итәләр.

    Сүз уңаенда Чүпрәле районы буенча беренче сыйныфка быел 236 бала киләчәген исегезгә төшерәбез. Һәм аларның барысына да шушы көннәрдә уку кирәк-яраклары тапшырылды. Күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, өлкән сыйныфта укучы 110 балага да әлеге акция кысаларында ярдәм күрсәтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: