Язның бер көне ел туйдыра

Хәзер район аграрчылары өчен иң җаваплы чор. Язның бер көне ел туйдыра, дип халык юкка әйтмәгән. Моны игенчеләр үзләре дә аңлый.
Бүгенге көндә район буенча 2800 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр һәм 6135 гектар мәйдандагы уҗымнар өстәмә тукландырылган. Шул ук вакытта "Цильна" җәмгыяте, "Низамов", "Мәхмүтов" крестьян-фермер хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне тырмалауга керештеләр. "Цильна" җәмгыятендә әлеге эш-200 гектар, "Низамов"та -100 гектар, "Мәхмүтов"та 50 гектар мәйданда башкарылган.
-Агымдагы елда яз иртә килсә дә, озакка сузылды. Көннәр әле дә булса тулысынча җылынып бетә алганы юк. Дөрес, салкынча һава күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны өстәмә тукландыруда уңай шартлар тудырды, әмма соңгы көннәрдәге яңгырлар бу эшне бераз тоткарлады. Шуңа да аяз көннәрдән файдаланып, эшне тизләтү таләп ителә,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Виктор Митрошкин.
Шулай ук, район җәмгыятьләрендә һәм агрофирма филиалларында орлыкларны инкрустацияләү эшләре дә башланган. "Цильна" җәмгыятендә 400 тонна орлык әзерләп тә куелган инде.
Һава торышы җылынып, басу-кырлар әзер булуга авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен шактый кызу эш чоры башланачак. Кыр эшләренең ни дәрәҗәдә сыйфатлы булачагы исә техниканың төзеклегенә бәйле.
"Цильна" җәмгыятендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техника күптән әзер инде. Алай гына да түгел, биредә чәчүдә катнашачак техника көздән үк әзерләнә башлаган. Тракторларның, машиналарның һәр часте, детале үз эшләрен төгәл белүче механизаторлар тарафыннан көйләнеп, төзекләндерелеп куелган. Төзекләндерү мастерскойларында көздән алып язгача эш тукталмаган. Нәтиҗәсе дә күз алдында. Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга да алар район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып керештеләр. Чәчүдә дә сынатырга исәпләре юк.
-Быелгы чәчүдә "Агромастер" чәчү агрегаты белән югары җитештерүчән "Нью-Холланд", өч "Т-150", биш "МТЗ-1221", чит ил агрегаты "Монопил" белән бер "Агротрон" (шикәр чөгендере чәчәчәк), дүрт "ДТ-75", өч "Т-70" һәм унбишләгән тәгәрмәчле тракторлар катнашачак. Тракторларның һәм агрегатларның һәркайсы әзерлек сызыгына куелган, комплектлаштырылган, бүгеннән кырга чыгарга әзерләр,-ди җәмгыять директоры урынбасары Фәргать Хәйруллов.
Җәмгыятьтә чәчү чорында эш ике сменалы булачак. Шуңа да һәр техникага ике механизатор беркетелгән. Айрат Яфизов һәм Рәфикъ Шәйдуллов җәмгыятьтә ел әйләнәсе хезмәттә. Быелгы язгы чәчүдә дә "Нью-Холланд" тракторы белән катнашачаклар. Үзләре идарә итәчәк техниканы да үзләре төзекләндергәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.2300
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.2300
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.2800
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.3200
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.3400
-
24 июнь 2022 - 14:02Татарстанда 316 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсен сайлады Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә.5100
-
24 июнь 2022 - 11:09Суд залыннан: үз гаебен таныды Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.Р. Яфизова суд утырышында Волклвның административ хокук бозу турындагы эшен карады.5800
-
24 июнь 2022 - 11:08Җан җылысын кеше йөрәгенә салды Гөлфира апа үзенең тормыш китабындагы ролен сокланырлык итеп башкарып китте.5700
-
24 июнь 2022 - 11:05Чүпрәледә Троица җырлары фестивале узды Иске Чүпрәле авылында изге Сергий Радонежский храмы территориясендә "Троицкие напевы"православие фестивале узды.4000
-
24 июнь 2022 - 11:03Чүпрәле техникум студентлары имтихан тапшыра Студентларның өлгерешен Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхатдаров тикшерде.5900
-
24 июнь 2022 - 10:56Яңа Кәкерле авылының оста куллы 90 яшьлек өлкәне Яңа Кәкерле авылының иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе булган Миңнулла Зәйнулла улы Зәйнуллин күптән түгел үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.4000
-
24 июнь 2022 - 10:54Зур Чынлы авылында гомер итүче Карип Иниятулла улы Алиакберовка 80 яшь Хезмәттә үткән гомер3500
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
24 июнь 2022 - 08:22
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм иттеБыел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.3700
-
24 июнь 2022 - 14:17Чүпрәледә Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе Мансур Рәимов белән хушлаштыларМансур Афиятович Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе исеменә ия була. Бүләкләре: Халыклар Дуслыгы ордены, "Почет билгесе".4400
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм итте Быел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.3700
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.3400
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.3200
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.2800
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.2300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.2300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика