Язгы чакырылыш тәмамланды

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 1 апрельдән алып 15 июльгә кадәр егетләрне Кораллы көчләр сафларына алу буенча язгы чакырылыш үткәрелде.
Бу призывта районның 60 егете хәрби кием киде. Алар арасында югары һәм махсус урта белемле белгечләр дә бар. Язгы призыв турында тулырак мәгълүмат алу максатында без Татарстан хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Вил Нуруллинга мөрәҗәгать иттек.
-Вил Ринатович, әле берничә ел элек кенә яшь егетләр армиягә барудан ничек тә качарга, бу уңайдан аларның әти-әниләре дә төрле ысуллар кулланып, газизләрен армиядән йолып калырга тырышалар иде. Ә менә соңгы елларда республика буенча вәзгыять үзгәрде дисәм, ялгышмам кебек. Безнең районда бу өлкәдә хәлләр ничегрәк тора?
-Әйе, соңгы елларда егетләребез арасында үзләре теләп армиягә китәргә теләүчеләр саны артканнан-арта бара. Район буенча һәр чакырылышта безгә җиткерелгән планнарны үтәп киләбез.
17 июльдә ТР призыв комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте. Анда республика буенча язгы чакырылышка тулысынча йомгак ясалды. Утырышта безнең районны уңай яктан гына бәяләделәр. Быелгы язгы чакырылыш чорында безнең районнан хәрби хезмәткә киткән егетләрнең 40 проценты югары белемлеләр иде. Шулай ук, медицина күрсәткечләре буенча да барысы да А категориясенә кергәннәр, ягъни хәрби кием киюче егетләребезнең барысы да армиягә яраклы дип табылган.
-Сер булмаса әйтегез әле, безнең егетләребез кайсы частьләрдә хезмәт итәләр?
-Безнең район егетләре Россиянең төрле территорияләрендә, Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка чаклы шәһәрләрдә, торак пунктларда хезмәт итәләр. Армиядә хезмәт итү срогы да электәгечә үк, 1 ел булып калды. Әлегә үзгәрешләр көтелми. Армиягә дә хәзер белемле егетләр кирәк. Шуңа да югары һәм махсус урта белемле призывникларга һәрвакыт ихтыяҗ зур. Аннан соң район үзәгендәге 90 номерлы һөнәри училищега без елына ике тапкыр, көзен һәм язын, теләкләре булган булачак солдатларны С категориясе буенча машина йөртүче таныклыгы алу өчен укырга да юллыйбыз. Аларның укулары өчен Оборона министрлыгы түли.
Биредә мин форсаттан файдаланып, призыв чорында нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен призыв комиссиясе рәисе, район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиулловка, хәрби-табиблар комиссиясе рәисе Иосиф Кукушкинга, полиция начальнигы Илсур Басыйровка рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Шулай ук, күп кенә авыл җирлеге башлыкларына да рәхмәттән башка сүзем юк. Аларның күпчелеге үз вазифаларын намус белән башкарып, булачак солдатларны озатырга да киләләр.
Аннан соң булачак солдатларга Казан хәрби комиссариатыннан частьләргә озатканда түләүсез әзер SIM-карталы телефоннар, беренче кирәк-яраклар тутырылган сумкалар бирелүен дә ассызыклыйсым килә. Соңгы вакытларда армиядә тәртип урнашуын, бабайлык күренешләренең юкка чыгуын да әйтәсем килә. Хәзерге вакытта барлык хәрби частьләрнең ашханәләрендә хәрби булмаган пешекчеләр хезмәт күрсәтәләр. Күпчелек солдатларның әйтүенчә, ашату күпкә яхшырган, азыкны сайлап алу мөмкинлеге арткан. Солдатлар бары тик хәрби әзерлек белән генә шөгыльләнәләр.
Хәрби кием кигәннән соң да егетләребез үзләрен бар яктан да үрнәк итеп күрсәтәләр. Моңа аларның әти-әниләре исеменә җибәрелгән Рәхмәт Хатлары да дәлил булып тора. Шулай ук, алар хезмәт иткән частьләрдән безнең хәрби комиссариат исеменә юлланган хатлар да алабыз. Шундыйлардан мин, мәсәлән, Ленар Яфизовны (армиядән кайтты инде, Иске Чүпрәле авылы), Раил Азизовны (Мәскәүдә хезмәт итә, Кече Чынлы авылы), Александр Ильбейкинны (Астрахань өлкәсендә хезмәт итә, Уби авылыннан), Руслан Латыйповны (Сергиев-Посадта хезмәт итә, Иске Чүпрәле авылы) атар идем. Егетләрнең ничек хезмәт итүләре белән без үзебез дә кызыксынып торабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.1900
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»2200
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы21600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.1600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?2800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде3100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый2900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.24500
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.7200
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.15200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.81900
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.56400
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.47900
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбәнРоссия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.3300
-
22 гыйнвар 2021 - 14:34Чүпрәледә 2021 нче елның беренче пары никахларын теркәдеЧүпрәледә беренче парны котлау традициягә әверелде.3800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.24500
-
22 гыйнвар 2021 - 15:31Чүпрәледән Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы Әниләрнең ерак яшьлеген, безгә балачагыбызны хәтерләтүче шөгыль иясе ул Резидә Алтынбаева – коймак пешерү остасы21600
-
20 гыйнвар 2021 - 08:03«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүдә татар блогерлары катнашты Татар блогерлары социаль челтәрләрне алып бару серләре белән уртаклашты.15200
-
20 гыйнвар 2021 - 13:41Чүпрәле районының кайсы авылларында гражданнар җыены узачак: 20-22 январь көннәренә график Җыеннарда 2020 елга йомгак ясыйлар, 2021 елга бурычлар куялар.14300
-
20 гыйнвар 2021 - 16:22Район башлыгы Марат Гафаров Анна Маркованы 90 яшьлек юбилее белән котлады Гомере буе колхозда эшли ул.13600
-
20 гыйнвар 2021 - 16:37Чүпрәле районы мөхтәсибәтендә имамнарның ел нәтиҗәләренә багышланган җыелыш үтте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мөхтәсибәттә дин торышы хакында хисап тотты.7200
-
22 гыйнвар 2021 - 14:34Чүпрәледә 2021 нче елның беренче пары никахларын теркәде Чүпрәледә беренче парны котлау традициягә әверелде.3800
-
22 гыйнвар 2021 - 14:59Чүпрәле район территориясендә җинаятьчелек дәрәҗәсе иң түбән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге 2020 елга йомгак ясады.3300
-
22 гыйнвар 2021 - 15:19Соңгы ике елда Татарстан мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында 11 янгын чыккан Комиссия тикшерде3100
-
22 гыйнвар 2021 - 15:17Халык белән очрашуларда «Халык җыены»нда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары турында иркенләп сөйләшә. Районнан килгән җитәкчеләргә сорауларын юллый2900
-
22 гыйнвар 2021 - 15:2160тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?2800
-
22 гыйнвар 2021 - 15:36Мидхәт Хуҗиев Иске Задур авылында колхозчылар гаиләсендә, бишенче бала булып дөньяга килә «Тыйнак кына үтәбез гомер юлларын»2200
-
22 гыйнвар 2021 - 19:57Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды.1900
-
22 гыйнвар 2021 - 15:28Январь аеның узган 20 көнендә Чүпрәледә җир өстенә 40 см. калынлыкта кар яткан Басулардагы уҗымнарның да торышы яхшы, чөнки алар 40 см. калынлыктагы “кар юрганы” астында кышлый.1600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика