Туган Як
  • Рус Тат
  • Язгы чәчү җиңелләрдән булмас

    2012 елда республика буенча 3,2 миллион тонна ашлык, 2 миллион тоннага якын шикәр чөгендере, 1,9 миллион тонна сөт җитештерелгән. Республика Россиядә сөт җитештерү буенча-беренче, ашлык буенча бишенче урынга чыккан.

    Журналистлар өчен оештырылган брифингта Рөстәм Миңнеханов крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү кирәклегенә басым ясады. Президент билгеләгәнчә, бүгенге көндә республикада 870 гаилә фермасы бар, ел ахырына аларның санын 1000гә җиткерү планлаштырыла.

    Терлекчелек республикада өстенлекле тармак булып санала. Президент әйтүенчә, бүгенге көндә республикада запаста 670 мең тоннага якын ашлык бар, ашлыкның бәясе исә әлегә югары-тоннасы 11 мең сумны тәшкил итә. "Әмма запасны рациональ файдалану таләп ителә, шул исәптән, азык базасы да тәэмин ителергә тиеш",-диде бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов.

    Бүгенге көндә республика, шул исәптән район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдында торган проблемаларның берсе-ул кредит алуның кыенлашуы. Президент сүзләренә караганда, ТР финанс министрлыгына язгы кыр эшләре чорында ягулык сатып алуны субсидияләүгә өстәмә 1,5 миллиард сум акча табу бурычы йөкләнгән булган.

    ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агымдагы елның климатик шартлар буенча да гади генә булмаячагын әйтә. Аның сүзләренә караганда, туфракта дым запасы туплануы, кырларда уҗымнар яхшы сакланышы уңышка өметләндерә.

    Агымдагы елда язгы кыр эшләрен башкаруга чыгымнар артырга мөмкин. Бу ВТО шартларында федераль хөкүмәт тарафыннан ягулыкка субсидия бирелмәү белән бәйле. Шундый ук хәл ашламалар сатып алуга да кагылачак. "Безгә аз чыгымнар таләп итүче алымнарны кулланырга туры киләчәк",-диде бу уңайдан Марат Әхмәтов.

    Брифингта, шулай ук, авыл хуҗалыгы производствосын кадрлар белән тәэмин итү, язгы кыр эшләре чорында куркынычсызлык техникасын үтәү мәсьәләләре дә күтәрелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: