Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Яңа ел алдыннан район башлыгы пенсионерлар белән очрашты

Үтеп баручы ел кайбер мизгелләре белән район пенсионерлары өчен дә истәлекле булып калачак. Алар нәкъ Яңа ел бәйрәмнәре башланыр алдыннан район башлыгы Александр Шадриков белән очрашып ихлас күңелдән әңгәмә кордылар.

Эш графигының никадәр тыгыз булуына да карамастан вакыт табып очрашуга килгәне өчен район башлыгы Александр Шадриковка Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе рәисе Дамир Алимов залда утыручылар исеменнән рәхмәт әйтте. Александр Валерьевич өлкән яшьтәгеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм тарих елъязмасына кереп калучы 2014 елда районның социаль- иктисадый үсешендә башкарылган гамәлләр турында сөйләде. Аның әйтүенчә, төрле кыенлыкларга да карамастан, район үзенең иктисадый эшчәнлегендә уңай динамиканы саклап калды. Чүпрәле муниципаль районы республика рейтингында 17 нче урынны алып тора. Әмма беренче унлыкка керү- безнең төп максатыбыз булып кала,- диде район башлыгы. Татарстан Республиксы Президентының утызлап программасында Чүпрәле районы катнаша. Узып баручы елда 800 миллион сумлык капиталь салым үзләштерелгән, аның 150 миллион сумга якынын җирле бюджет тәшкил итә. -Тармакларны уңышлы үстерү өчен без икътисадны диверсификацияләү өстендә ныклап шөгыльләнергә тиеш булабыз, фәнне дә төптән өйрәнергә кирәк,- ди Александр Валерьевич.Хәзерге вакытта безнең район белән Кытай һәм төркия кебек илләрнең белгечләре һәм галимнәре кызыксына. Очрашу барышында район башлыгы пенсионерларның күп төрле сорауларына җавап бирде, киңәшләрен тыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы пенсионерлар белән очрашты