Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңа Чүпрәледә мәчет юбилеен зурлап үткәрделәр

    Бүген Яңа Чүпрәле авылы халкы район авылларыннан, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән кардәш-милләттәшләрне, дусларны, кунакларны кабул итте.

    Авылның яңа мәчетенә 20 ел. Дөрес, авылда үткән гасырларда ук ике мәчет булган, тик замана шаукымы белән 1960 нчы еллар башында аларның манаралары җимерелеп ташлана һәм биналары башка максатта файдаланыла. 1990 нчы еллар уртасында дингә карашның уңай якка үзгәрүе белән Чүпрәле районында яңадан мәчетләр торгызыла башлый. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән ул яңадан төзелеп, 1996 елның август аеннан авыл халкына игелекле хезмәт итә башлады. Аның күркәм ачылыш тантанасы әле дә хәтердә. Яңа Чүпрәле авылында да бу эшкә халык бердәм алына. Ул вакыттагы "Сельхозтехника" берләшмәсе директоры Илдар Хәйретдинов белән элеккеге укытучы- пенсионер Миңзаһид Айзәтов башлап йөрүчеләр булалар. Бүгенге мәчет Миңзаһид Айнулла улы исемен йөртә. Хәзер аларның икесе дә бакыйлыкка күчкән, алар рухына дога укылды, "урыннары җәннәттә булсын!" диделәр авылдашлары. Туган җире, авыл язмышы өчен җан атып йөргән әлеге шәхесләр инициативасы, авыл халкының һәм киң җәмәгатьчелекнең бердәм тырышлыгы белән ике катлы мәчет файдалануга тапшырыла. Ике дистә ел элек бу мәчет авыл мәхәлләсе булып формалаша һәм җирле мөселманнарга хезмәт итә башлый. Анда балаларга һәм олыларга дин сабакларын укыту өчен мәдрәсә дә эшләп килә, авыл өстенә изге азан авазлары яңгырый. Мәчет имам- хатыйбы Мансур Сабитов авылдашларын һәм килгән кунакларны тантана белән тәбрикләп, мәчетне төзүдә һәм аның матур гына эшләп килүендә, шушы тантананы оештыруга зур өлеш кертүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.

    Юбилей тантанасына дәрәҗәле кунаклар да килгән. Алар арасында район башлыгы Александр Шадриков, Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, ветераннарның район советы җитәкчесе Роберт Закиров, шушы авылда туып үскән, хәзер район үзәгендә яшәүче, Россия пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимов, Буа мәдрәсәсе директоры Рәшит хәзрәт Маликов, авыллардагы мәчетләрнең имам- хатыйплары һәм мәртәбәле башка шәхесләр дә бар иде. Тантана башланыр алдыннан ир-ат мөселманнар зиратка барып, бакыйлыкка күчкән авылдашлары рухына дога кылдылар. Сәхнәгә беренче булып чакырылган Дамир Дәүли улы Алимов һәм элек елларда җитәкче урыннар биләгән Мөнир Абзалетдин улы Насретдинов үзләренең чыгышларында авылның данлы үткәне хакында истәлекләрен уртаклаштылар. Чыгып сөйләүчеләр күп булды, аларның һәркайсы дулкынлануын яшерә алмады, "авылда иман нуры саклансын, мәчеткә сукмак суынмасын, азан авазы яңгырап торсын, мәчет авыл өчен нур чыганагы булсын, иншаллаһ!",- диделәр. Район башлыгы Александр Валерьевич та чараны оештыручыларга ихлас рәхмәт әйтеп, авыл халкын бәйрәм белән котлады, имам- хатыйп Мансур Сабитовка бүләк тапшырды, авыл халкының шатлыгын уртаклашты, изге йортның бәрәкәт, бәхет алып килүен, кешеләрнең күңелен баетуын, сафландыруын теләде. Аннан соң килгән кунаклар мәчетнең 20 еллыгы уңаеннан әзерләнгән өстәлләр артына утырыштылар, йөзләгән кеше корбан ашыннан авыз итте. Корбан чалучылар да дистәгә якын иде. Авыл хатын-кызлары бик зурдан, мул итеп өстәл әзерләгән, анда ни генә юк. Күп кенә авыл халкы һәм тирә-якта яшәүчеләр, бәйрәм үткәрү өчен, үзләренең хәләл акчаларын биргәннәр. Бәйрәмгә җырчы якташыбыз ИлСаф та чакырулы иде. Мәчет мәзине Надир Насретдинов аны сәхнәгә чакыргач, тантана тагын да җанланып китте, авыл урамнары буйлап милли җырларыбыз моңы агылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: