Туган Як
  • Рус Тат
  • Янә африка чумасы турында

    Илебездә африка чумасы белән хәл катлаулы булып кала. Россиядә әле бер өлкәдә, әле икенчесендә бу афәт баш калкыта тора. Соңгы вакытта Тверь өлкәсендә килеп чыккан чумадан 36 мең баш хайван юк ителде. Авыл хуҗалыгына килгән зыян миллион сумнар белән исәпләнә. Агымдагы елда гына да Россиядә авыруның 43 тапкыр баш калкыту...

    -Африка чумасы бик тиз таралу сәләтенә ия. Ул бик чыдам: туфракта 180 көнгә, иттә - 5-6 айга, 5 градус җылылыкта 5 елга кадәр саклана ала.

    Африка чумасының тарихына күз салсак, беренче тапкыр аның Россиягә Грузия аша үтеп керүе мәгълүм. Хәер, бу илдә махсус төрле авырулар белән көрәшергә ярдәм итүче лаборатория урнашкан булса да, афәт аны да бернигә санамый таралуын дәвам итә. Вирус кыргый табигатькә, Чечня, Ингушетия, Кабардино-Балкария территорияләренә үтеп керә, шулай итеп, кабан дуңгызлары иркенләп авыру тарату эшенә керешәләр. Аннан вирус Ставрополь һәм Краснодар крайларына кадәр килеп җитә. Бүген исә африка чумасы Әзербайҗан, Әрмәнстан һәм күп кенә чит илләрдә зур проблемаларның берсе булып тора.

    Африка чумасы - көчле вируслы авыру булып санала. Башлыча бу авыруга төрле яшьтәге йорт дуңгызлары һәм кабан дуңгызлары бирешүчән. Инфекциянең таралу чыганагы булып авыру дуңгызлар һәм вирус йөртүчеләр тора.

    Авыруның инкубация чоры организмга эләккән вирусның күләме һәм хайванның хәленә бәйле рәвештә 2-9 тәүлеккә сузылырга мөмкин. Авыру хайван күп вакыт ятып тора, аякка баса, азык кабул итә алмый, тән температурасы 41-42 градуска күтәрелергә мөмкин. Борын һәм күзләреннән лайлалы-үлекле бүлендекләр, кайчак канлы эч китү, ешрак эч кату күзәтелә. Арткы аякларының хәлсезлеге сизелә, башлары салынган, койрыклары сузылган, сусаулары күзәтелә. Ботларының эчке якларында, корсакта, муенда, колак төпләрендә кызыл-шәмәхә төстәге таплар күренә. Авыру дуңгызлар арасында үлем 50-100 процентка җитә. Исән калганнары гомерлек вирус йөртүчеләр була. Авыру терлек 7-10 көндә үлеп китәргә мөмкин.

    Авыруны кисәтү максатыннан ниләр эшләргә соң? Иң беренче эш итеп, терлек асрау кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала. Дуңгызларны чыгарып йөртмәскә, аларның бүтән терлекләр белән булуына юл куймаска кирәк. Тору урыннарын даими рәвештә дезинфекцияләү мәслихәт. Дуңгызларны санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан, ветеринария документларыннан башка сатып алырга ярамый. Әгәр дә ки, дуңгызларда авыру билгеләре күзәтелүенә шик бар икән, кичекмәстән ветеринария табибларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу вакытта авыру хайванны тиз арада суеп эшкәртү һичшиксез тыела. Алай гына түгел, әгәр дә белә торып авыру хайван белән эш итү очрагы булса, административ һәм җинаять җаваплылыгы янаячак. Дуңгызчылык булган хуҗалык җитәкчеләренә дә бу тармакны "ябык" эш режимына күчерергә кирәк булачак. Хайваннарга азык калдыкларын 70 градуска кадәр җылытканнан соң гына бирергә, сугым калдыкларын ашатмаска, һәр декада саен дуңгызлар асралучы бинаны кан-эчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып барырга кирәк, дуңгызларны даими ветеринар тикшерүдә тоту сорала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: