Яктылык һәм игелек дөньясында

Явызлык, ялган, икейөзлелекнең ни икәнлеген белмәгән, йөзендә һәрвакыт елмаю балкыган, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Владимир Волков янында булып кайттым.
Аның белән аралаша башлавымның беренче минутыннан ук бар борчуым онытылды. Ул миңа үзенең китап-дәфтәрләрен, язганнарын, ясаган рәсемнәрен күрсәтә, ә күзләре... күзләре шатлык белән тулы. Бераз мактап та җибәргәч, куануларын күрсәгез икән!..
Владимир Волков тумыштан инвалид, аның үзәк нерв системасы зарарланган.
-Туганнан соң, 3 ай үткәч, куллары хәрәкәтләнмәгәнлеген белә башладык. Йөрмәгән җирләр, бармаган хастаханә калмады, әмма файдасыз. Инде язмышыбыз белән килешеп, менә 18 яшенә җиттек,-ди Владимирның әнисе Светлана.
Волковлар гаиләсе Иске Чүпрәлегә моннан 5-6 еллар элек күченеп киләләр. Аңарчы алар Зур Аксу авылында яшәгәннәр. Мондагы 32 кв.метрлы фатирда кысанрак, әлбәттә, Волковларның әле тагын икенче уллары да бар. Шулай да уңайлыклары тудырылган үз "куыш"лары булуына сөенәләр алар.
-Энесенең мәктәптән кайтканын түземсезлек белән көтә. Бергә утырып укыйлар, язалар, компьютерда уйныйлар. Әзрәк үзе дә уйный белә,-ди әнисе олы улы турындагы сүзен дәвам итеп.
Агымдагы елда алар яши торган йортка "Уңайлыклы мохит" программасы нигезендә керү-чыгу юлына пандус урнаштырганнар. Моңа бер куансалар, бер борчылганнар.
-Әлегә Владимир белән яшүсмерләр коляскасына утырып йөрдек, әмма ул кечерәеп калды, хәзер өлкәннәрнекенә күчәргә туры киләчәк. Ә подъезддагы юл элеккеге шартка туры китереп ясалган, ягъни яшүсмер өчен. Җитәкчеләр бу проблеманы да чишү юлын тапсалар бик рәхмәтле булыр идек,-ди Светлана Волкова.
-Менә монысы математика, менә монысы рус теле,- дип миңа сузган китапларын янә актарабыз Владимир белән. Хәрефләрне, саннарны кычкырып әйтә, үзе бер әнисенә, бер миңа карый. Әнисе исә бу минутта баласын куәтләндереп, битләреннән сыйпый...
Саубуллашканда да кул болгап, елмаеп калды Владимир. Әлеге мизгелләр кышкы көнгә, тирә-юньгә кинәт язгы кояш килеп кергән кебек тәэсирләр калдырды...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.28900
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.34200
-
11 гыйнвар 2021 - 16:29Чүпрәледә ел башыннан ике янгын теркәлде Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.29900
-
6 гыйнвар 2021 - 17:13Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар.4500
-
5 гыйнвар 2021 - 10:43Чүпрәле районы паркларында Яңа ел тамашалары уза Чаралар кысаларында җитезлек һәм осталык буенча төрле ярышлар, кызыклы һәм күңел ачу номерлары, җырлар һәм биюләр үткәрелә.53200
-
1 гыйнвар 2021 - 16:25Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Әмирҗан Бакаев туган авылым дип җан ата Әмирҗан абый Иске Чүпрәле авылында 1951 елның 1 январенда дөньяга килә.31000
-
28 декабрь 2020 - 10:18Татар Шатрашаны авылында яшәүче Ахметовлар 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтте Ахметовлар җырга-моңга бай гаилә.72900
-
26 декабрь 2020 - 14:58Иске Шәйморза авылында гомер итүче Ркия Хаярованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар Намуслы хезмәте өчен Ркия апа «Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде».60300
-
25 декабрь 2020 - 14:06Чүпрәледән 26 укучы Татарстан Президенты чыршы бәйрәмендә катнаша Чара барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, 3 этапта оештырыла.47200
-
25 декабрь 2020 - 11:22Чүпрәледән татар кызы гүзәле Гүзәл Конкурсны "Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган иде.46700
-
24 декабрь 2020 - 14:002021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле 2021 ел Һиҗри исәп буенча 1442–1443 еллар36700
-
23 декабрь 2020 - 15:55Дәрестә һәм класстан тыш чараларда укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү Сүземне күренекле язучы Г.Әпсәләмов фикере белән башлыйсым килә: “Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел, аларның һәрберсе хөрмәткә лаек.7400
-
23 декабрь 2020 - 15:18Чүпрәледә полиция бүләкләр тапшыра Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан районыбызда күркәм традиция буларак күп балалы яисә аз керемле гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр тапшыру башланды.32600
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
15 гыйнвар 2020 - 21:41Зимняя ночь в Дрожжановском районе
-
15 гыйнвар 2021 - 11:23
-
15 гыйнвар 2021 - 10:00Иске Кәкерле авылында яшәүче Аделҗан Хәлиуллин язмышына рәхмәтле“Аллаһы Тәгаләгә иң зур рәхмәтем 70 ел буе үзем яраткан кеше белән яшәткәненә”, ди Аделҗан ага Хәлиуллин.24900
-
12 гыйнвар 2021 - 15:09Covid-19 авыруы тагын бер чүпрәлеледә ачыкланганИң күп авыручылар саны 60 яшьтән 70 яшькә кадәр теркәлгән-22 кеше.25100
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.28900
-
15 гыйнвар 2021 - 10:00Иске Кәкерле авылында яшәүче Аделҗан Хәлиуллин язмышына рәхмәтле “Аллаһы Тәгаләгә иң зур рәхмәтем 70 ел буе үзем яраткан кеше белән яшәткәненә”, ди Аделҗан ага Хәлиуллин.24900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика