Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Якшәмбе көнне Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары ябылачак

    Хәрәкәт Май чабу бәйрәме үткәнлектән чикләнәчәк.

    Якшәмбе көнне, 7 мартта, Иске Чүпрәле авылында 5.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Дзержинский урамы –Сәйфихан Нафиев урамы киселешеннән Советская урамы-Сәйфихан Нәфиев урамы чатына кадәр автомобиль юлы буенча хәрәкәт чикләнәчәк.
    Әлеге чара район Башкарма комитеты кабул иткән карар нигезендә 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү белән бәйле рәвештә үткәрелә.
    Исегезгә төшерәбез, 7 март көнне район үзәгендәге  «Чүпрәле» паркында Кышны озатуга һәм Язны каршылауга багышланган чаралар узачак.
    Моннан тыш, бу көнне традицион якшәмбе базары Сәйфихан Нәфиев урамында урын алачак, анда төрле товарлар, бизәнү әйберләре һәм бәйрәмгә бүләкләр сатып алырга мөмкин булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: