Туган Як
  • Рус Тат
  • Хуҗалыклар яшел азык әзерләүгә кереште

    Җәмәгать малларын уңышлы кышлату өчен шартлы һәр баш терлеккә уртача 35 центнер азык әзерләү кирәк.

    Яшел уракта

    -Туфракта дымның җитәрлек булуы кырчылык тармагына уңай шартлар тудырды. Әлбәттә, үзвакытында үткәрелгән агротехник чаралар да үзен сиздерә. Берьеллык һәм күпьеллык үлән басуларыннан җитәрлек күләмдә азык тупларга ниятлибез,- диләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Димәк, хәзер иң мөһиме, вакытны кулдан ычкындырмау. Күпчелек хуҗалыкларда мал азыгы әзерләүгә оешкан төстә керештеләр. Техника югары җитештерүчән файдаланыла, югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләргә мораль һәм материаль кызыксындыру чаралары күрелә. Бүгенге көнгә район буенча 400 гектарга якын мәйданда күпьеллык үләннәр төземнәргә салынды.

    "Цильна" җәмгыяте механизаторларының фидакарь хезмәте аеруча мактауга лаек. Алар кыска гына вакыт эчендә 100 гектардан артык басуда үлән чаптылар. "Хафизов" һәм "Низамов" хуҗалыкларында да эш темпын киметмәскә тырышалар. Бер үк вакытта күпьеллык үләннәр сенажга һәм яшел азык өчен дә чабыла. Шушы максаттан 300 гектарга якын мәйданда эш башкарылды. Хуҗалыкларда кычыткан әзерләүгә дә керештеләр. Хәзер ул район буенча 60 тонна чамасы тәшкил итә. Монда да Кече Чынлы авылы халкы үрнәк күрсәтә.

    -Без һәр елны яз җитү белән кычыткан җыю өчен авыл картларына җигүле атлар беркетәбез. Быел да шулай эшләдек. Вагиз Хәйбуллов, Радик Исхаков һәм Заһид Җәлалетдинов чалгылар белән чабып, кычытканны фермаларга кайтара. Анда кечкенә бәйләмнәргә бәйләп ышык урынга элеп куялар. Кышлыгын яшь үрчем өчен дә менә дигән витамин ул кычыткан,- ди хуҗалык икътисадчысы Тәлгать Бохаров. Әлеге хуҗалыкта 35 тонна кычыткан бина эчләрендә саклана.

    Җәйләүдә

    Бүген район сыер савучылары көн саен уртача һәр сыердан 16 килограммнан артык сөт җитештерә. "Цильна" хуҗалыгында ул күрсәткеч 31 килограммны тәшкил итә. "Ак Барс-Чүпрәле" җәмгыятенең Мунчәли, Шланга һәм Яңа Чокалы филиалларында да сөт малларының продуктлылыклары югары. Хәзерге вакытта район көн саен дәүләткә 69,5 тонна сөт сата, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 тоннага артыграк. Ә менә җаваплылыгы чикләнгән "Шәйморза" җәмгыятендә сөт җитештерү эшен шактый яхшыртасы бар. Хәзер сыерларның иң сөтле чагы. Көннәр тагын да эсселәнеп, кигәвеннәр чыккач сөт арттыру кыенрак булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: