Яңа елның беренче көнендә Марат Гафаров Чүпрәледә сугыш ветеранын юбилее белән котлады
Бүген ветеранга 95 яшь тулды.
Яңа 2021 елның беренче көнен Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров эш режимында билгеләп үтте. Ул Яңа Кәкерле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх Җәләлетдинов янында булды.
Бүген ветеранга 95 яшь тулды. Фронтовикны әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, район башлыгы Марат Гафаров тыныч күк йөзе, батырлыгы, каһарманлыгы һәм киләчәк буын өчен хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Юбилярга РФ Президентының Котлау хатын һәм шәхсән үз исеменнән бүләк тапшырды.
Ветеранның туган көнендә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов, җирлек башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов, Яңа Кәкерле мәктәбе директоры Шамил Абдрахманов та булып киттеләр.
Фронтовик белән әңгәмә вакытында ил өчен авыр вакыт - Бөек Ватан сугышы турында искә төшерделәр.
Фатыйх Җәләлетдин улы күп балалы гаиләдә туа. 1932 елда беренче сыйныфка укырга керә. 1939 елда җиде сыйныфны тәмамлап, Свердловск шәһәренә китә. 1943 елның маенда туган авылына кайта, ә октябрь аенда аны Совет Армиясе сафларына алалар һәм Саратов өлкәсенең Тартищево шәһәренә җибәрәләр.
Анда ул беренче әзерлек узып, Иваново өлкәсенә күчерелә. Фатыйх Җәләлетдин улы үз хезмәтен Марий Эл Республикасының Суслонгер шәһәрендә башлый. Суслонгерда хезмәт иткәндә, аларның полкына Ворошилов килә. Аннан полк Мурманск өлкәсенә китә.
«Немецлар белән беренче көрәш Ржев шәһәре астында булды.Немец самолетлары туктаусыз аттылар. Бик авыр сугыш булды,- ди ул үзенең хатирәләрендә.
Фатыйх Җәләлетдин улы армиядә сигез ел хезмәт итә. Аның медальләре күп. 1951 елда туган авылына кайта. Биредә аны әнисе, сеңлесе каршы ала. Сугыштан соңгы бөтен гомерен тыныч хезмәткә багышлый: колхозда эшли, авыл клубы мөдире, колхоз склад мөдире булып эшли. Пенсиягә чыкканнан соң дамәктәптә каравылчы булып эшли әле.
Гаилә кора. Фатыйх абый үзе генә яшәсә дә, балалары һәрвакыт кайтып йөри. Авылда аның ике улы яши.
-Безгә бу җиңү авыр бирелде. Тик мин бәхетле. Мин исән калдым, оныкларым һәм оныкчыкларым бар, - ди сугыш ветераны.
Кунаклар ветеранга сәламәтлек, туганнары һәм якыннарының игътибарын теләделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 06:37Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы Кадерле хатын-кызлар!1000
-
5 март 2021 - 22:10Чүпрәледә "Хатын-кыз-милли илһам чыганагы" район бәйгесе узды Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.3800
-
5 март 2021 - 11:17Матак урта мәктәбе мөгаллиме һөнәри бәйгедә катнашты Бәйгенең нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.3800
-
5 март 2021 - 10:47Баскетбол буенча ярыштылар “Алтын” физкультура-савыктыру комплексында “КЭС - Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.3500
-
5 март 2021 - 10:44Колпаков призына чаңгы ярышлары Район чаңгы базасында интернационалист-сугышчы, запастагы полковник, Чуваш Чүпрәлесе авылында туган Валерий Федорович Колпаков призларына чаңгы ярышлары узды.3100
-
5 март 2021 - 10:11Мөгаллимә Роза Роза Әһлиулла кызы Юсупованың бар гомере район тормышы белән бәйле.5100
-
5 март 2021 - 08:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин3600
-
4 март 2021 - 15:07Административ комиссиягә тәртип бозучы чүпрәлеләр чакырылды Утырышта административ тәртип бозулар буенча алты эш каралды.3100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.12700
-
4 март 2021 - 09:03Якшәмбе көнне Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары ябылачак Хәрәкәт Май чабу бәйрәме үткәнлектән чикләнәчәк.3300
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.4900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.19600
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!19400
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
7 март 2021 - 15:23Әйлән-бәйлән, коймак, күңелле уеннар: чүпрәлеләр Май чабуны билгеләп үттеләрРоссиядә быел 8 марттан Май чабу атнасы башлана һәм 14 мартка кадәр дәвам итәчәк.2600
-
5 март 2021 - 16:13Чүпрәле районында 8 Март алдыннан хатын-кызларны хөрмәтләделәрКүркәм традиция буенча, язгы бәйрәм - 8 Март алдыннан Чүпрәле районында хатын-кызларны хөрмәтләделәр.4300
-
5 март 2021 - 10:11Мөгаллимә Роза Роза Әһлиулла кызы Юсупованың бар гомере район тормышы белән бәйле.5100
-
5 март 2021 - 10:12Гаилә бәхете – балалар белән Язмышларын авыл белән бәйләгән Айкиннар күптән түгел генә өченче балаларын алып кайттылар.4600
-
5 март 2021 - 11:05Чүпрәле районы хатын-кызлар делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясала.4500
-
5 март 2021 - 16:13Чүпрәле районында 8 Март алдыннан хатын-кызларны хөрмәтләделәр Күркәм традиция буенча, язгы бәйрәм - 8 Март алдыннан Чүпрәле районында хатын-кызларны хөрмәтләделәр.4300
-
5 март 2021 - 10:09Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – ана булуда Гөлия Рәмис кызы Нуртдинова тумышы белән Иске Чүпрәле авылыннан.3800
-
5 март 2021 - 11:17Матак урта мәктәбе мөгаллиме һөнәри бәйгедә катнашты Бәйгенең нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.3800
-
5 март 2021 - 22:10Чүпрәледә "Хатын-кыз-милли илһам чыганагы" район бәйгесе узды Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.3800
-
5 март 2021 - 08:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин3600
-
5 март 2021 - 10:47Баскетбол буенча ярыштылар “Алтын” физкультура-савыктыру комплексында “КЭС - Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.3500
-
5 март 2021 - 10:44Колпаков призына чаңгы ярышлары Район чаңгы базасында интернационалист-сугышчы, запастагы полковник, Чуваш Чүпрәлесе авылында туган Валерий Федорович Колпаков призларына чаңгы ярышлары узды.3100
-
7 март 2021 - 15:23Әйлән-бәйлән, коймак, күңелле уеннар: чүпрәлеләр Май чабуны билгеләп үттеләр Россиядә быел 8 марттан Май чабу атнасы башлана һәм 14 мартка кадәр дәвам итәчәк.2600
-
8 март 2021 - 06:37Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы Кадерле хатын-кызлар!1000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика