Туган Як
  • Рус Тат
  • Яңа Дуван авылы зираты юлы төзекләндерелде

    Яңа Дуван авылы зиратына бара торган юл күптән инде төзекләндерүне, яз-көзнең яңгырлы көннәрендә дә кереп булырлык итүне таләп итә иде.

    Шушы көннәрдә генә әлеге юл тәртипләнде, дип хәбәр итте безгә Яңа Дуван авылы мәчетенең имам-хатыйбы Ринат хәзрәт Хәсәнов. 

    –Зиратка бара торган юлыбыз бик начар иде. Быел аны “Татавтодор” җәмгыятенең райондагы филиалы хезмәткәрләре төзекләндерде. Егетләргә рәхмәтебезне газета аша да җиткерәсебез килә. Районыбызда шулай күркәм гамәлләр кылып, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәүләр язса иде, -ди Ринат хәзрәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: