Ватанга хезмәт итү — җаваплылык
Әлеге фикер район мәдәният йортында узган «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне»ндә яңгырады.
Чарага булачак яшь солдатлар, әти-әниләре, якыннары, дуслары, остазлары, шулай ук, район җитәкчеләре килгән иде.
Район башлыгы Марат Гафаров яшьләребезгә гражданлык бурычларын намус белән үтәүләрен теләде.
-Хәрби хезмәт — характерларны тагын да чыныктыра, курыкмас, какшамас ир-егет итеп тәрбияли,- диде ул.
Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин Чүпрәле районы солдатларының күп еллар республикада иң яхшылардан саналуын, төрле частьләрдән, командирлардан солдатларның әти-әниләренә рәхмәт хатлары килүен билгеләп үтте. Ул хәрби хезмәткә чакырылучыларны бу традицияләрне дәвам итәргә, кече ватаннарын онытмаска, өйләренә ешрак хәбәрләр җибәрергә чакырды.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларны район әфганчылары советы рәисе Виктор Петухов һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераны, Чүпрәле районында «Щит Отечества» иҗтимагый оешмасы рәисе Даниил Ефимов та сәламләде.
Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм Чуваш Чүпрәлесе авылы храмы настоятеле, протоиерей Дмитрий Байгушев булачак яшь солдатларга үзләренең фатихаларын бирделәр.
Районның үзешчән артистлары чыгышлары да егетләр күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев