Урып-җыю эшләре Чүпрәледә тулы куәтенә бара
Игенчеләр уракта
Район игенчеләре алдында быел 33 578 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора.
Җәйнең иң кызу һәм җаваплы вакыты — район хуҗалыкларында урак бара. Ел уңышын җыюга җәмгыятьләр белән берлектә крестьян-фермер хуҗалыклары да кереште.
Узган елларда урак июльнең соңгы көннәрендә башланса, быел уҗым культураларын теземнәргә салуга иртәрәк керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, моңа һава торышы сәбәпче.
Инде алдагы саннарда хәбәр иткәнебезчә, «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте районда беренчеләрдән булып уракка төште.
Җәмгыять директоры урынбасары Алексей Храмов билгеләп үткәнчә, Яңа Элмәле, Чуваш Чүпрәлесе, Чуваш Бизнәсе, Матак һәм Уби авыллары янындагы кырларда бодай культурасы игелгән.
— Гомумән, җәмгыятьтә бодай 5765 гектар мәйданны били, ә бөртекле культуралар барлыгы 11 мең гектар мәйданда чәчелде, -ди Алексей Храмов. Техник культуралардан биредә көнбагыш, соя да игәләр. 180 гектар мәйдандагы рапс культурасын инде урып-суктырып та алганнар.
Җәмгыятьтә барлык эшләр дә бер-берсе белән тыгыз бәйләнеп бара: уңыш җыеп алынганнан соң ук кырларга тракторлар төшеп, туфракны эшкәртә. «К-742» маркалы тракторлар белән Николай Архипов һәм Рәдиф Садеев туңга сөрәләр, мәсәлән.
Бүгенге көндә җәмгыятьтәдә 2688 гектардагы бөртеклеләрнең уңышы урып суктырылган. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 40,1 центнерны тәшкил итә.
Белешмә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 24 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, 4302 гектар мәйданда бөртекле культуралар урып-суктырылган. Һәр гектардан чыккан уңыш уртача 37,2 центнерны тәшкил итә. Район буенча урып-җыю эшләре 12,8 процентка башкарылган.
«Цильна» җәмгыятендә 422 гектар мәйдандагы бөртекле культураларның уңышы җыеп алынган.
Бөртеклеләрнең һәр гектары уртача 51,5 центнер уңыш бирә. Район хуҗалыклары арасында бу иң зур күрсәткеч. «АгроТрансПорт» җәмгыятендә исә бөртеклеләрнең уртача уңышы һәр гектардан 25,7 центнерны тәшкил итә. КФХлар арасында бүгенге көндә иң зур уңыш «Р. А. Бикчуров» (һәр гектардан чыккан уңыш 35,0 центнерны тәшкил итә) һәм «И. Ф. Мәхмүтов» (25,0 ц/га) хуҗалыгында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев