Туган Як
  • Рус Тат
  • Ураза гаете мөбәрәк булсын!Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров бәйрәм белән котлады

    Ураза гаете мөселман дөньясында иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Дин кардәшләребез Рамазан аенда күңелләрен пакъләп, начар гамәлләрдән тыелып, үзләрендә иң уңай сыйфатлар тәрбияләп, яхшы гамәлләр кылып, Аллаһыга якынайды.

    Районыбыз  мөселманнарын тәбрикләргә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Ринат улы Гафаров мәчетләргә килде. Ул барча мөселманнарны күркәм Ураза бәйрәме белән котлады, алдагы тормышларында да исәнлек – саулык, гаилә бәхете теләде. “Ифтар мәҗлесләре уздыручылар күп булды, мөселманнарыбыз зур шатлык белән тәравих намазына йөрделәр. Гомумән, Рамазан ае шундый дустанә һәм җылы мөнәсәбәттә үтте. Бүгенге бәйрәм дә бик матур, күп сандагы ир-ат, хатын-кыз, балалар килгән. Барысының да кәефе күтәренке, бәйрәм рухы сизелә. Алдагы тормышыгызда да сезгә нык исәнлек, гаилә бәхете телим, тоткан уразаларыгыз кабул булсын!”, - диде район җитәкчесе.

    Аннан соң ул мәчеткә килүчеләр белән бергәләп намазга басты. Ураза Гаетенә килүчеләр күп иде. Залда урын җитмәгәнлектән кайберәүләр намазны ишек артында тыңлады. Урам якта бер төркем хатын – кызлар татлы ризыклардан өстәл әзерләп, кайнар коймаклар, чәйләр белән мәчет кунакларын сыйладылар. Гает бәйрәме изге Коръән сүрәләрен укудан башланып китте. Районыбыз мөфтие, Яңа Чүпрәле авылы мәчете имамы Данир хәзрәт Шәрәфетдинов вәгазьләр сөйләгәннән соң Гает намазы укылды, бергәләшеп тәкъбирләр әйттеләр. 
    «Иман китерүче һәр бәндәгә ураза фарыз, ураза тотуның файдасы бик күп: 70 шайтаннан көчле булган нәфесне пакьләү, кеше бары Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотса, аның гөнаһлары гафу ителә, хәтта ураза тотучыга табын әзерләүчегә дә бик күп саваплар ирешәчәк. Ә инде чын күңелдән ураза тоткан мөселман кардәшләр җәннәткә керәчәк, Аллаһ боерса. Шулай ук Рамазан аенда укыган Коръән ахирәт көнендә иманлы бәндәләргә шәфәгатьче булачак. Моңа ирешү өчен Рамазан аенда тулы Коръән чыгу — бик файдалы гамәл»,- диде Данир хәзрәт. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: