Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Түбән Чәке авылы багана башларында икешәр лампочка янган ахры

    Календарьда елның җиденче ае бара. Яртыеллыкка нәтиҗә ясап була, димәк. Район Советының утыз җиденче утырышында да депутатлар бюджет өлкәсендәге яртыеллык нәтиҗәләрне карап тикшерделәр.

    Әйтергә кирәк, илдә барган икътисад өлкәсендәге чигенешләргә бәйле рәвештә, Чүпрәле районы бюджеты үтәлеше дә әллә ни сөендерми. Болар турында утырышта районның финанс-бюджет палатасы рәисе Равия Нуретдинова бәян итте. Физик затлар кеременә салым яртыеллыкта, мәсәлән, 51,8 процент итеп үтәлгән, әмма бюджетка кергән суммасы, 2013 ел белән чагыштырганда, кимрәк. Шулай ук, җиргә салым планының үтәлеше дә әйбәтрәк булсын иде дип теләргә кала. (1 июльгә ул 9,4 процент итеп үтәлгән). Үткән еллар белән чагыштырып караганда, монда объектив сәбәпләр дә бар, әлбәттә. "Борындык элеваторы" кебек кайбер предприятиеләр 2012 елгы салымнарын 2013 ел башында гына күчергән. Һәм бу, 2014 елда район буенча уртача хезмәт хакы шактый артса да, бюджетка быел шушы чорда кергән суммадан артык булган.

    Шул ук вакытта салымнарны кертү буенча авыл җирлекләренең эшчәнлегендә дә төрлелек сизелә. Физик затларның кеременә салымнарның планда каралганын 80-75 процентка җиткереп үтәүче Зур Чынлы, Иске Шәйморза авыл җирлекләре янында бу төр салым кертүне нибары 22 процент итеп кенә үти алган Матак, Городище кебек авыл җирлекләре дә бар. Салым службасыннан түләнергә тиешле җир, мөлкәт салымының суммасы күрсәтелгән хатлар инде әллә кайчан килсә дә, аны кертергә ашыккан физик затлар да әлегә әлләни күп күренми. Ә җыелган салымнарның шул ук авылның көнкүрешен яхшыртырга тотылганын һәрберебез белә.

    Урамнарны яктырту буенча да кайбер авыл җирлекләре хәтта артыгын да тырышкан. Бюджетларында каралган еллык сумманы алар инде ярты елда ягып бетерергә өлгергән. Әллә икешәр лампочка янган инде Түбән Чәке авылы багана башларында?!

    Бүгенге көн кесәңдәге тиеннәрне дә кат-кат санарга куша шул. Санамыйча эш иткәндә берзаман киртәгә барып төртеләсеңне көт тә тор! Шуннан чыгып утырышта авыл җирлекләре, бюджет учреждениесе җитәкчеләренә дә санап эш итәргә кирәклеге турында әйтелде. Салымнарны кертә алмаган җитәкчеләрне тиешле комиссияләргә чакырып тыңларга дигән тәкъдим дә яңгырады.

    Шулай булмый мөмкин дә түгел, республика Хөкүмәте Чүпрәле җирлегендә шуның кадәр масштаблы эшләр башкарыр өчен акчалар бүлеп биреп торганда, җирле салым керешен дә үти алмыйча утырыргамы? Оятыбызга көч килер!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: