Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • «Туган як»  журналисты: «Кинәттән температурам күтәрелде. Томография үпкәләремнең ике яклап зарарланганын күрсәтте...»

    Таҗлы вирус чиренең бик тиз арада җир шарын колачлап алуы хакында хәбәрдар булсам да, аннан әллә ни курку хисе юк иде миндә. Шулай да саклану чараларын үтәргә тырыштым.

    Үзем генә түгел ич, вирус эләктерә калсаң гаиләңне, балаларыңны зарарлавың бар. Эштә дә ул яктан бездә шартлар катгый куелган, индивидуаль дезинфекция сыекчалары һәркемнең кул астында, битлек һәм перчатка турында әйтеп торасы да юк. Югыйсә, редакция хезмәткәрләренең эше һәрчак кешеләр арасында. Шулай да бер көнне, атна ахырында, үземдә ниндидер авыру барлыгын тойдым. Бакчадагы кайбер эшләрне бетереп мунча кабызырга исәп иде. Башта бераз ютәлләп алдым, аннан соң аяк - куллардагы мускуллар авырта башлады. Градусник куеп тән температурасын үлчәгән идем, +38 не күрсәтә.

    – Карчык, –мәйтәм, –мин чирли башладым, -дим хатынга.

    Ял көннәрен диванда яткан килеш үткәрдем. Атна башында хастаханәгә киттем. Участок табибәбез Гөлназ Латыйпова хөрмәткә лаек кеше. Моннан дүрт ел элек Ульяновск дәүләт университетының медицина факультетын уңышлы тәмамлап, районга кайткан. Аның әти-әнисен дә, әби-бабаларын да яхшы беләм. Әнисе ягыннан әбисе дә, бабасы да, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалерлары иде. Гөлназ Рәмисовна яшь белгеч, авыруларга бик игътибарлы, һәр зарны тыңлый, сораша. Кайбер сорауларын ишеткәч “әллә табибыбыз үзе дә шушы чир белән авырдымы икән?” дип уйлап куйдым. Бу аның үз эшен никадәр профессиональ дәрәҗәдә белүен генә дәлилли булып чыкты.

    Миңа берничә көн арбидол һәм тагын ниндидер таблеткалар кабарга кушылды. Үпкәләрне рентгентка куйдылар. Рәсем буенча бераз үзгәреш барлыгы беленде. Температура төшмәсә инди дару кабарга кирәклеген дә әйтте Гөлназ Рәмисовна. Дүрт көн үтте, ә температура төшәргә уйламый да. Авызда тәм юк, борын ис сизми башлады. Бөтенләй! Хатын шешәсе белән ацетон тотып керде:

    – Иснә әле, - ди.

    – Бу су бит, - дим аңа. Үземә генә ацетон исен дә сизмәгәч хәлләр яхшыга түгел икән, дип уйлыйм.

    Документ тутырып мине Буа хастаханәсендәге компьютер томографиясенә җибәрделәр. Монда чират булмады, тиз карадылар. Анализны да 25 – 30 минут эчендә кулга тоттырдылар. Үпкәнең 16 – 18 проценты зарарланганын һәм “ике яклы пневмония” диагнозын күргәч, болай да хәлсезләнгән гәүдәмнән салкын тир бәреп чыкты. Буадан кайту белән хастаханәгә, Гөлназ Рәмисовна янына кердем. Борыннан һәм авыз куышлыгыннан, тамактан коронавирус булу-булмавына тест – “мазок” алдылар, дәвалануны башка төр дарулар белән дәвам итәргә кирәклеген әйттеләр. Табибыбыз бармакка махсус аппарат кидертеп – тән күзәнәкләренең кислород белән тәэмин ителешен һәм йөрәк тибеше санын тикшерде, яңа төр дарулар, антибиотиклар, вируска каршы препаратлар һәм витаминнар белән дәвалау курсын билгеләде. Табибә телефон аша көн саен диярлек хәлне белешеп торды. Ул  кушканның барысын да үтәп баруым нәтиҗәсендәдер әкренләп савыга башладым. Поликлиникага чираттагы килүемдә үземне ярыйсы ук дәрәҗәдә яхшы хис иттем. Бармакка махсус аппарат кигереп – тән күзәнәкләренең кислород белән тәэмин ителешен тикшергәч тә 99 процентны күрсәтте. Мондый күрсәткеч сәламәт кешеләрдә генә була икән. Табиб әйтүенчә, әлеге күрсәткеч 94 проценттан түбән төшсә, чаң сугарга кирәк. Бу процедура “сатурация” дип атала. Шунысы кызык, кислород белән тәэмин ителеш күрсәткече никадәр түбән булса, йөрәк тибешенең саны да шулкадәр арта – йөрәк, шул рәвешле, күзәнәкләрне үтермәскә, ничек тә кислородны аларга илтеп җиткерергә тырыша икән. “Мазок”ның нәтиҗәсен савыгып җиткәндә генә әйттеләр. Анысы да “отрицательный “ булды. Температураның көн буе – 36,5 һәм кичкә табан әз генә күтәрелүе минем өчен куркыныч түгел иде инде хәзер. Казан хастаханәләрендә дәваланганнарны да 37 температура белән кайтарып җибәрәләр. Атна - ун көн эчендә ул нормага килгәнен дә ишеткән идем. Шулай итеп, мине янә “иреккә” чыгардылар.

    Монда шуны да искәртим, авыру кеше карантин вакытында беркая чыкмыйча, өйдә утырырга тиеш. Россия “Җинаятьләр кодексы”на коронавирус таратып йөрүчеләргә каршы маддә дә кертелгән икән. “Таҗлы зәхмәт” белән авырганын белә торып, халык күп булган урыннарда йөрүчеләргә (әгәр аларның авыруларын берничә кешегә йоктыруы суд тарафыннан исбатланса) 500 000 сум штрафтан башлап ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Әгәр авыру кеше йоктырган коронавирус аркасында  кем дә булса вафат булса – биш елга, әгәр ике яки аннан күбрәк кеше үлсә  җиде елга рәшәткә артына китәсең. Моны һәркем белеп торырга тиеш, дип саныйм.

    Коронавирус безнең арада йөри! Температурагыз күтәрелсә, ютәл башланса, аның үзеннән-үзе бетүен көтмәгез, табибларга мөрәҗәгать итегез! Кеше хаталарында өйрәнү, бу зәхмәтнең барлыгын үз башыңнан кичереп аңлауга караганда, күпкә җиңелрәк, шуны онытмагыз!   Сәламәт булыйк!

     

     

     Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чүпрәле районындагы бүлеге киңәш итә:

    - Коронавирус инфекциясен эләктермәс өчен түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк. Иң төп таләп – кулларны сабын белән еш юу. Сумкада спиртлы яки вируслардан зарарсызландыра торган салфеткалар йөртү кирәк. Кулны юу мөмкинлеге булмаганда шуларны кулланасың. Шулай ук эш урынында, өйдә өстәл өсләрен, ишек тоткаларын, телефоннарны инфекциядән зарарсызландыра торган препарат белән (ә алар аптекаларда, махсус кибетләрдә сатыла) сөртеп, чистартып тору мәслихәт.                                                                              Йөткергән, төчкергән кешедән ераграк торуың хәерле. Ара кимендә 1 метр булырга тиеш. Авыру кешедән сәламәт кешегә вирус һава-тамчы юлы белән күчә. Куллар белән күзләргә, иреннәргә, борынга кагылмаска тырышыгыз. Йөткергәндә, төчкергәндә авыз, борыннарны бер тапкыр кулланыла торган салфкеткалар белән каплагыз. Кеше күп җыелган урыннарга бармаска тырышырга кирәк. Шулай ук профилактик чара булып  маска кию дә санала. Кайбер маскаларны  2, 4, 6 сәгать кенә кияргә ярый. Озак  кисәң, үз-үзеңә кабат-кабат инфекция өстәргә мөмкин. Масканы борынны һәм авызны яхшы итеп каплап кияргә кирәк. Масканы бина эчендә, транспортта, өйдә авыруны караганда кияргә, ә урамда кимәсәң дә була. Күбрәк саф һавада булырга, йөрергә, яшелчә, җиләк-җимеш һәм аксымга бай ит, сөт, балык ризыклары, чикләвек, боткалар ашарга тырышыгыз. Авырмагыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: