Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Туган як» газетасы редакциясендә «Гаиләбез белән район газетасын укыйбыз» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2024 ел—Гаилә елы дип игълан ителде.

Әлеге бәйге дә Гаилә елы кысаларында узды һәм гаилә белән бергә газета укуга карата мәхәббәт булдыру, туган телгә карата хөрмәт хисләрен тудыруны максат итеп куйды.

Бәйге таләпләре буенча, газета укучыларыбыз гаилә белән бергәләшеп газета укуны сурәтләгән фото һәм үзләре турында кыскача мәгълүмат язып җибәрергә тиеш иделәр. 

Нәтиҗәләр буенча, редакциянең Дипломына һәм бүләкләренә Иске Чүпрәледән Фәизовлар, Айметдиновлар, Чуваш Чүпрәлесеннән Землемеровлар, Алешкин-Саплыктан Клементьевлар, Иске Элмәледән Гавриловлар гаиләләре лаек булдылар. 

Катнашучыларны котлыйбыз, редакция тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең игътибарга, хөрмәтле газета укучыларыбыз, аларның фикерләрен дә урнаштырабыз.

Нурлыҗиһан Айметдинова, Иске Чүпрәле:

—"Туган як" газетасын «Яңа юл» вакытыннан бирле алдырабыз һәм укыйбыз. Бик яратабыз. Елдан-ел аның эчтәлеге, эшләнеше дә яхшыра бара. Редакция хезмәткәрләренә олы рәхмәтләребезне әйтәбез.

Землемеровлар, Чуваш Чүпрәлесе:

—"Таван ен" газетасының без даими абунәчеләре. Бүгенге көндә зур күләмдәге интернет мәгълүматлары булуга карамастан, район газетасын алдырабыз, гаиләбез белән яратып укыйбыз. Газета—ул район елъязмасы. Еллар дәвамындагы вакыйгаларны саклый, район үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткән райондашларыбыз турында сөйли ул газета. 

Гавриловлар, Иске Элмәле:

— Әлбәттә, бүген интернет чорында яшибез. Әмма газетаны кулыңа алып уку хисләрен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Аның һәр санын түземсезлек белән көтәбез. Газетаның эчтәлегеннән канәгатьбез, барысы да бар: район тормышы, хөрмәтле шәхесләр, яшьләр, спорт, мәдәният тормышы... реклама, котлаулар бите дә бик файдалы. 
Тормыш иптәшем Нина белән 41 ел бергә яшибез, өч бала тәрбиядек, бәхетебез һәм горурлыгыбыз— 6 оныгыбыз бар. Атна саен бергәләшеп җыелышабыз, аралашабыз, район газетасын укыйбыз. 

Гөлсинә апа Фәизова, Иске Чүпрәле:

—Район газетасын 1971 елдан бирле бер калдырмый яздырам. Үткән ел хат ташучыбыз булмады, редакция хезмәткәрләре газетасыз калдырмады, бик зур рәхмәт. Район, республика хәлләрен шуннан беләбез, оныгым Аяз да миңа кушылып укый, күрше балаларын да таныштырам яраткан газетабыз белән! 

Наталия Клементьева, Алешкин-Саплык:

—Район газетасы ул—туган ягын, үз җирен яратучыларны берләштерүче булып тора. Иҗат, мәдәният өлкәсенә булган юлым да нәкъ менә район газетасыннан башланды, биредә хезмәт чыныгуын алдым. Редакциядә үз эшен яратучы, халкыбызны, милләтебезне, телебезне хөрмәт итүче, аны саклау өчен көч куючы хезмәткәрләр эшли, рәхмәт аларга. Без өйдә кичләрен балалар белән газетада чыккан мәкаләләрне укыйбыз. Бер акыл иясе: «Әгәр бернәрсә дә язылмаса, укы», — дигән. Газета дөньяга карашны үстерергә ярдәм итә һәм интеллектуаль дәрәҗәне күтәрә. Акыллы буласыгыз килсә, газета, китаплар укыгыз, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев