Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Цильна” хуҗалыгы тәүлек саен заводка 3000 тонна шикәр чөгендере озата

Район авыл хуҗалыгы эшчәннәренең бөтен хезмәте шикәр чөгендере басуларына юнәлде.


Үткән ел бу культура 3500 гектарда үстерелгән булса, агымдагы елда аны 2777 гектарда гына иктеләр. Сәбәбе гади, татлы тамырларның хуҗалык бюджетына табыш китерү сәләте шактый дәрәҗәдә төшкән. Файдасыз үсемлек кемгә кирәк булсын ди?
Кырчылык продуктлары җитештерү буенча “Цильна” хуҗалыгына тиңнәр юк. Монда елның – елында бөртекле, кузаклы, техник һәм азык культураларыннан мул уңыш алына. Сортларга сынауларны да үз басуларында үткәрәләр. Шикәр чөгендеренең “Крокодил” сортлысы биредәге туфракны үз иткән. Соңгы берничә елда аның һәр гектарыннан уртача 500 центнерга кадәр чимал җыеп алына. Югары уңыш өчен сортларны дөрес сайлап алу булса, чәчү әйләнеше, үстерү технологиясен төгәл үтәү дә мөһим факторлардан санала. Цильналыларда бу эшләр күптән җайга салынган.

-Узган ел әлеге культураны 500 гектарда үстергән идек. Объектив сәбәпләр нәтиҗәсендә быел аны 350 гектарда гына чәчтек. Аның хисабына силос өчен кукуруз мәйданын арттырдык. Чөгендернең һәр гектарыннан 500 центнердан артык чимал чыга. Кукурузларыбыз да яхшы үсте. Гектарыннан 350 центнер яшел масса алына, - ди кырчылык буенча баш белгеч Рәис Рәимов.
Бүген “Цильна” хуҗалыгының шикәр чөгендере басуы хәрби полигонны хәтерләтә. Өч комбайн казытып кагатларга салган татлы тамырларны 60 артык зур йөк автомашинасы прицеплар белән “Цильна” шикәр заводына ташыйлар. Хуҗалыктан көн саен 3000 тонна диярлек продукция китә. Коры көннәрдә алынган чөгендерләр дә чиста. Шуңа завод та пычраклыгына 6,4 процентны гына куя. Ә менә шикәрлелеге 17 процентка якын.
-Хуҗалыкта күп еллар эшләү дәверемдә бер көндә шушы кадәр чөгендер киткәнне хәтерләмим. Эшне комплекслы оештыру нәтиҗәсе бу,- дип дәвам итте сүзен баш белгеч. Аннан соң ул басуда тырышып хезмәт куючыларның исемнәрен дә атады. Шуларның беренчесе – Рәфыйк Шәйдуллов (рәсемдә). Аны биредә һәрчак мактап телгә алалар. Бөртеклеләрне урып – җыюда да ул район комбайнчылары арасындагы ярышны әйдәп барды. Бүген исә үзе идарә итә торган “РОПА” комбайны белән нәтиҗәле хезмәт күрсәтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев