Туган Як
  • Рус Тат
  • ТР Дәүләт Советына сайлаулар көнендә Чүпрәле районында 36 сайлау участогы ачылды

    Бүген, 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә Чүпрәле районында ТР Дәүләт Советына сайлаулар өчен 36 сайлау участогы ачылды.

    Чүпрәле сайлаучыларына ике бюллетень — бер мандатлы округ һәм партия исемлекләре буенча тавыш бирергә туры киләчәк. 
    Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән 20.00 гә кадәр эшләячәк. Шулай ук бүген 8 сентябрьдә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә сайлаулар да узачак. Алар өч участокта: Матак, Яңа Элмәле һәм Түбән Чәке авыл җирлекләрендә узачак.
    Чүпрәле районының барлык сайлау участокларында сәүдә һәм концерт программасы оештырылачак. 
    Иске Чүпрәле авыл җирлегендә 1369 номерлы сайлау участогында беренчеләрдән булып Инсаф Ихсанов тавыш бирде. 
    #ВыбираюМойТатарстан #МойТатарстан #ВыборыРТТМ #ВыборыТатарстан #8сентября2019 #ГоссоветРТ

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: