Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • ТР буенча Пенсия фонды булекчәсе инвалидлар көненә багышланган кайнар линия ача

     Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча  кайнар линия ача.

    Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк. Пенсия фонды булекчәсе белгечләре айлык акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм эшкә сәләтсез гражданнар, инвалид балалар һәм I төркем балачактан инвалид балалар өчен түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

    Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадәр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: