Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • "Төлкеләр көндез дә урамда йөриләр", диләр Түбән Чәке авылы халкы

    Урман җәнлекләре авылларда еш кунак була. Соңгы елларда исә төлкеләр бигрәк тә әрсезләнде.

    Әкиятләрдә төлкеләрне бик купшы, матур итеп тасвирласалар да, чынлыкта алар андый түгел. Һәрхәлдә, һәр көн иртән, кичен йорт тирәсендә төлкеләрне күрергә күнеккән Түбән Чәке авылы халкы шулай ди. "Нигә берәр чара күрмиләр икән, көн саен төлке кермәде микән, дип тавык-чеби өчен ут йотып торабыз", дип редакциягә мөрәҗәгать иттеләр алар.

    -Төлкеләр үз өйләрендә сыман, юлларда еш күренәләр, кешедән курыкмыйлар, азык эзләп авылларның уртасына ук килеп керәләр, урамнарда иркенләп йөриләр. Хуҗалыгыбызда ике эт, ник шулардан куркып карасыннар, гаҗәп,-дип аптырашта калган Фирүзә Шихмуратова. -Үткән ел Татар Шатрашаны авылында аулап йөргәннәр иде. Быел тагын да күбәйгәннәр күрәсең.

    Шихмуратовлар авылның кырыендарак яшиләр. Урманнан төшүче төлкеләргә дә җайлы, иң беренче алар йортына килеп керәләр.

    -Дөрес, соңгы вакытта, йортта берни дә калдырмыйбыз, инде тавык-чебине дә әлләни асрамый башладык,-диләр алар. Шихмуратовлвр янәшәсендә генә Зөлфия белән Вагиз Зурдеевлар көн күрә. Алар да хәйләкәр җанварлардан гарык булып беткәннәр:

    -Быел гына 10лап тавыгыбызны юк иттеләр, күз алдында йөриләр, курыкмыйлар һич. Инде үзебез алардан курка башладык. Башка урамнарда яшәүчеләрдән дә үстерелгән тавык-чебиләрне төлкенең минут эчендә кырып салганы хакында ишетеп торабыз. Әле дә булса үзләренең кыңгыр гамәлләрен кылып, зыян салуларын дәвам итәләр. Ташландык ферма тирәсендә оялары да бар.

    Авылга килгән юлы, авыл җирлегенә дә сугылдык.

    Авыл җирлеге башлыгы Азат Садыйков бу проблема буенча:

    -Гамәлдәге законнар нигезендә торак пунктлар эчендә йорт һәм кыргый хайваннарга мылтыктан ату катгый тыелган. Төлкенең хәйләкәрлеге турында беләбез, ул көндез йоклый, төнлә ауга чыга. Шуңа аны аулау җиңел эш түгел. Хәйләкәр җан иясен төн буе саклау кыенлык тудыра. Бу көннәрдә районда аучылык хуҗалыгын теркәлү эшләре бара, әлеге хуҗалык эшләп китәр дип уйлыйм, һәм бу җанварлар проблемасын хәл итсен өчен аларга мөрәҗәгать итәчәкбез. Халыкка әлегә тавык-чебиләрен төлке күзеннән ераккарак яшерергә, яисә бикле урыннарга кертергә киңәш итәм.

    Ерткыч җәнлекләрнең тагын бер куркыныч ягы - аларның котырган булуы мөмкин. Монысы инде тагын да яман. Әлеге мәсьәләгә дә җирлек башлыгы ачыклык кертте:

    -Котыру авыруын йоктырырбыз дип, зур паникаларга бирелергә кирәкми. Ветеринария оешмасы ел саен урман, куаклыклар, елга-ерынты буйларына котыру авыруына каршы брикет-ашамлыклар куя. Әлеге брикетлар дәвалау үзлегенә ия. Шуңа да авылга төшкән һәрбер төлке ул әле котырган дигән сүз түгел. Шулай да, хуҗалыкларга кыргый эт, төлке, һ.б. кереп кош-кортларны зарарлап, җәрәхәтләп чыккан очраклар булса, иң беренче чиратта ветеринария берләшмәсенә хәбәр итсеннәр иде. Ныклы саклану чаралары күрергә, ветеринария хезмәткәрләре килгәнче үлгән кош-кортларга кагылмаска киңәш ителә. Мондый очракта әлеге берләшмә хезмәткәрләре тарафыннан хуҗалыктагы һәрбер төр малга прививка, ят хайван-җәнлек булган урынга дезинфекция ясала. Тиешле чаралар күрелгәч, үлгән кошлар үләксә базында яндырыла. Гаиләдәге һәр кеше медицина тикшерүе уза.

    Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ильмас Шиһабетдинов исә, соңгы елларда Чүпрәле районында котыру авыруы очрагы күзәтелмәве турында белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: