Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Матак һәм Шланга филиалларында үткән семинарда терлекчелек турында сөйләштеләр

    Малларны югалтуларсыз һәм сөт җитештерү күләмен киметмичә кышлату-терлекчелек белгечләре алдында торган мөһим бурычларның берсе.

    Терлекчелекнең нигезе-көтүне яңартуда. Сыерларны вакытында каплатып, сау-сәламәт бозау алганда гына аның киләчәге бар дип, әйтергә мөмкин. Бу хакта 7 декабрьдә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Матак һәм Шланга филиалларында үткән семинарда сөйләштеләр. Аның эшендә район башлыгы Александр Шадриков та катнашты.

    Семинарда катнашучылар игътибарына ике филиалда да сыерларны бозаулату, яшь бозауларны тәрбияләү, савым сыерларны, (Матак филиалында таналарны) бәйләмичә асрау бүлекләре тәкъдим ителде.

    Семинарда технологлар хезмәтенә түләүнең тиешле югарылыкта булырга кирәклеге дә әйтелде. Белгечләр исәпләвенчә, үгез тоту ясалма орлыкландыруга караганда өч тапкыр кыйммәткәрәк төшә. Ә үзвакытында каплатылмаган сыерның бозавы да юк, сөте дә аз. Бүгенге көндә хуҗалыклар кассасына акча, нигездә, сөт сатудан керә. Кыш айлары булгач, аның бәясе дә сизелерлек арта, сөтнең 1кг.мы 21 сум. Димәк, стимул бар. Әмма бер үк җирлектә һәм шартларда яшәүче хуҗалыклар арасында аермалар бик зур. "Цильна" җәмгыятендә бер сыердан көненә уртача 23 кг. сөт савылса, "Березка" җәмгыятендә ул 4,6 кг.ны гына тәшкил итә(!).

    Семинарда, шулай ук, агымдагы елда азыкларның сыйфаты түбән булуы, малларның рационына азык өстәмәләре, үзебезнең җирлектә булган иләнгән, ваклатылган известь, нарат ылысы кертү кирәклеге дә ассызыкланды.

    Казан кунаклары-ООО "Хай Эль Поволжье" компаниясе вәкиле Роберт Хәкимов, "Ариал-био" компаниясе вәкиле Илдар Абдуллин семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясап, савым сыерларның продуктлылыгын арттыруда тәкъдим ителгән минераль, махсус азыкларның, маститка каршы вакцинациянең нәтиҗәлелеге турында сөйләде.

    "Цильна" җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров яңалыкны беренчеләрдән булып кабул итеп, сынап карарга теләк белдерде һәм бер сыерлар бүлеген тәкъдим итәчәген әйтте. "Әгәр нәтиҗә чыннан да була икән, нигә әле бу яңалыкны тулы бер фермага кертмәскә",-диде ул.

    Сыерлар эчә торган суның күләме, азыкларның сыйфаты, төрле биологик өстәмәләр... барысы да продуктлылыкка тәэсир итә. Сыер көнгә 80-100, җәйге эссе вакытта 120 литр су эчәргә тиеш, диләр белгечләр. Мал суга сусый икән, ул продуктлылыгын киметә башлый. Мастит белән авырый башлавы да сөтләрен 15-30 процентка киметә. Аны дәвалауга караганда, вакцинация нәтиҗәсендә, кисәтүе отышлырак, диләр белгечләр.

    Айваз Абязов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты:

    -Бүген фәнгә нигезләнеп эшләү таләп ителә. Семинарларда күрсәтелгән алдынгы тәҗрибәләр, алымнар һәр җитәкче, һәр белгеч тарафыннан анализланса, куллануга кертелсә нәтиҗә булачак, билгеле. Шул очракта гына мул продукция алуга өмет итеп була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: