Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Терлекчелек белгечләре Тәтештә киңәште

    Татарстан Республикасының Иделаръягы зонасына кергән сигез район делегациясе катнашындагы семинар - киңәшмә Тәтеш районының җаваплылыгы чикләнгән ""Колос" агрофирмасы" җәмгыятендә үтте. Рәшит Фәтхуллов Бирегә һәр муниципаль берәмлектән терлекчелек буенча баш белгечләр һәм авыл хуҗалыгы тормышын яктыртучы район журналистлары чакырылган иде. Кильдюшево авылы клубында аларны Тәтеш муниципаль районы башлыгы, якташыбыз, Кече Чынлы...

    Татарстан Республикасының Иделаръягы зонасына кергән сигез район делегациясе катнашындагы семинар - киңәшмә Тәтеш районының җаваплылыгы чикләнгән ""Колос" агрофирмасы" җәмгыятендә үтте.
    Рәшит Фәтхуллов
    Бирегә һәр муниципаль берәмлектән терлекчелек буенча баш белгечләр һәм авыл хуҗалыгы тормышын яктыртучы район журналистлары чакырылган иде. Кильдюшево авылы клубында аларны Тәтеш муниципаль районы башлыгы, якташыбыз, Кече Чынлы авылында туып үскән Рәмис Сафиуллов сәламләде. Аннан соң көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - республикада җәмәгать терлекләрен кышлату һәм әлеге тармакның беренче кварталдагы эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов сүз алды. Аның сүзләренчә, беренче кварталда республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре 299,6 мең тонна сөт, 93,7 мең тонна терлек һәм кош ите җитештергән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 104 һәм 101 процентны тәшкил иткән. Иделаръягы зонасына кергән хуҗалыкларның сөт җитештерү буенча ничек эшләүләрен анализлап ул: "экранга карагыз, бер сыердан тәүлеккә 7 - 8 килограмм гына сөт савып нинди рентабельлелек турында сүз алып барырга мөмкин? Бу турыдан - туры банкротлыкка юл",- дип кискен тәнкыйтькә алды кайбер районнарны. Баш белгечләргә йөз кызартырга гына түгел, баскан килеш министр урынбасары алдында җавап тотарга да туры килде. Дөрес, Чүпрәле терлекчеләренең әллә ни мактанырлык күрсәткечләре булмаса да, үткән елгыга караганда ике процент үсеш бар. Әлбәттә, моның белән һич тә тынычланырга ярамый. Әйтик, безнең белән бер зонада эшләүче Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Тәтеш районнары терлекчеләре беренче кварталда сыерларның продуктлылыгын 7 һәм 5 процентка үстерүгә ирешкәннәр. Республика буенча ул сан 4,3 процент. Нәҗип Нәкыйпович сөт җитештерүнең нәтиҗәлелегенә тәэсир итүче төп факторларны һәм малларны ашату өчен күп компонентлы культураларның өстенлеген атады. Аннанс соң күп кенә кампания вәкилләре терлекчелекне үстерүдә кулланырга яраклы үз продукцияләре турында реклама ясадылар. Семинарның икенче өлеше җаваплылыгы чикләнгән "Колос" агрофирмасы" җәмгыятендә дәвам итте. Иске Чүпрәле авылында туып үскән, хәзерге вакытта шушы агрофирма директоры урынбасары булып эшләүче Ранис Мәүханов кунакларны кышлатуның барышы, сөт терлекләрен ашату технологиясе, көтүне яңарту, таналарны һәм сыерларны каплату, яңа туган бозауларны дәвалау профилактикасы һәм аларны исән - имин саклап үстерү чаралары турында сөйләде, бигрәк тә районыбыз терлекчеләренә хезмәттә яңа уңышларга ирешүләрен теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: