Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Техника сакчыллыкны ярата

Чүпрәле районы механизаторлары тракторларны, ашлык суктыру, терлек азыгы әзерләү комбайннарын, тагылма инвентарьларны һәм башка төр техниканы кышкы саклауга кую буенча үрнәк эшләделәр.

Гомумән, кыр эшләре тәмамланып кышка керер алдыннан барлык хуҗалыкларда да техниканы ГОСТ таләпләренә туры китереп саклауга куйдылар, машина - трактор паркларында тәртип урнаштырдылар һәм киләсе язда басуга чыгачак агрегатларны график нигезендә төзекләндерүгә керештеләр. Игенченең хезмәте шундый инде, ел әйләнә аны машина - трактор паркында, техника янында очратасың. Көзге кыр эшләре тәмамланды дисәк тә, ул янә алдагысына әзерлек күрә башлый.

Электән килгән гадәт буенча, эштән бушаган комбайн – тракторларны чистартып, таләп ителгән кагыйдәләргә туры китереп саклауга куялар. Тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр һәм башка тагылма агрегатларны төзекләндерү эшләре дә башланып китә. Техниканың бүгенге торышын тикшерү максатыннан районда махсус комиссия эшләде. Аның составында Татарстан Республикасының “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин, шушы ук җәмгыятьнең баш инженеры Рушан Хисамов, “Гостехнадзор” ның район бүлеге начальнигы – баш дәүләт инженер – инспекторы Илдар Шәйхаттаров, район агроидарәсе белгечләре һәм урыннардагы инженер - техник службасы хезмәткәрләре бар иде. Комиссия хуҗалыкларның һәм агрофирма филиалларының машина – трактор паркларында булып техниканы саклауга куюны, дефектовка үткәрүне, хезмәтне саклауның торышын һәм көзге - кышкы чорда авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү өчен нинди эш шартлары тудырылуын карады.

Барлык паркларда да ашлык суктыру һәм терлек азыгы әзерләү комбайннарының кыйммәтле узеллары, механизмнары һәм ременьнәре алынган, агрегатлар полиэтилен белән капланган һәм тәгәрмәчләре агартылган. Агроидарә начальнигы Тәлгать Халитовның әйтүенә караганда, хуҗалыкларның күпчелеге техниканы кышкы саклауга кую эшләрен кыска срокта тәмамлаган. Кайбер басуларда шикәр чәгендере кагатларда булганлыктан, техниканың бер өлеше әле дә булса эшләп тора. Аерым хуҗалыклар бөртекле ашлык һәм терлек азыгы әзерләүдә эшләүче комбайннарны ангарларда һәм ябык түбә астында саклап дөрес эшлиләр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 70 мөмкинлектән 68 балл җыеп җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте (баш инженеры Шәфик Шәйдуллов) – беренче, “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы (баш инженеры Тәлгать Каюмов) һәм “Низамов А. А.” крестьян - фермер хуҗалыгы икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев