Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Түбән Каракитә авылында Фәрит Азизов истәлегенә татарча көрәш турниры узды

 Турнирда Каракитә, Татар Бизнәсе, Шланга, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.

Бүген Түбән Каракитә авылында спортчы-батыр Фәрит Азизов истәлегенә багышланган милли көрәш турниры булып узды. Ачылу тантанасында район башлыгы Марат Гафаров катнашты.
Ярышлар Ватанны саклаучылар көне һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.
Район башлыгы ярышларда катнашучыларны сәламләде, аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
-Сезгә карап, тагын меңләгән ир-малайларның көрәш келәменә киләчәгенә һәм чын батырлар булуларына ышанычымны белдерәм, - дип билгеләп үтте Марат Ринатович. 
Тантана кысаларында район башлыгы Татар Бизнәсе авылында туып-үскән Раил Камалованың ирешкән уңышларын билгеләп үтте, ул шушы көннәрдә билбау көрәше буенча Россиянең спорт мастеры булды һәм аңа бүләк тапшырды. 
Шулай ук, чарада  Әфганстанда сугышкан сугышчы-интернационалистларга,  Фәрит Азизовның сеңлесе Наилә Җиһаншинага аерым игътибар күрсәтелде.
 Турнирда Каракитә, Татар Бизнәсе, Шланга, Кече Чынлы, Иске Чүпрәле авылларыннан яшь көрәшчеләр катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Рәфик Җамалетдинов Фәрит Азизовның «Көрәш» спортын үстерү өчен эшләгән уңышларын билгеләп үтте.  "Ул көрәшне яратты, аның үрнәгендә авылдан шактый көрәшчеләр чыкты, үзебездә малай вакытта көрәшкә йөрдек, алар районда гына түгел, республикада үткән турнирларда катнашып җиңүләр яуладылар. Гомумән Фәрит Азизов  авылдашлар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда күп көч куйды. 20 февраль - Фәрит Азизов истәлегенә көрәш буенча традицион турнир уздыру көне буларак гамәлгә куелачак, - дип төгәлләде  җирлек башлыгы.
Турнирда җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев