Туган Як
  • Рус Тат
  • Татлыдан-татлы телем син!

    "Бөек шәхесләребезне күрсәтеп кенә без татар халкын халыкара бөеклекләргә күтәрә алачакбыз. Башкалар ярыйсы, татарлар-бөек, дип түгел, әлбәттә. Халыкны күтәрү-аны саклау өчен кирәк. Ринат Харис (В.Т. 4 ноябрь 2011ел).

    Шагыйрь Ринат Харисның бу сүзләре мине сискәндереп җибәрде. Нигезе дөрес корылган өй генә ишелми, нык тора. Тел мәсьәләсе дә шулай. Гаиләдә, мәктәптә салына аңа нигез. Әлеге уйларым белән район мәгариф бүлегенең методик үзәгенә бардым.

    Анда миңа Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы иҗади эшләүче укытучыларның хезмәтен бәяләү, татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, аларның ролен күтәрү, алдынгы тәҗрибәне барлау һәм тарату максатында, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Россиякүләм "Мастер-класс" бәйгесе узуын әйттеләр. Анда районара турда җиңү яулаган 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәзимә Кәримова катнашып, уңышлы чыгыш ясаган. Казан шәһәрендә узган бәйгенең II турында 60ка якын укытучы эше каралган. Мәртәбәле бәйгенең II турын оештыручы Гөлия Фәргать кызы Мусина тумышы белән Иске Кәкерле авылыннан. Югары дәрәҗәле фән докторлары, галимнәр катнашында үткән бәйгенең мәртәбәле жюри составына 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укытучысы Энҗе Җәлалова да инде икенче тапкыр кергән.

    -"Мастер-класс"ка бирелгән 56 эшне, папкалар буенча да, критерийлар буенча да бәяләдек. Иң куанычласы, безнең республика укытучылары белән бергә, татар телен укытучы Мордовия, Чувашия, Ульяновск, гомумән, 6 регионнан килгән укытучылар катнашты. Халык та юкка гына "Милләтнең теле-үзенең әдәбияты" димәгән. Аларның татар теле һәм әдәбиятын укыту алымнары өйрәнелде. Казандагы 7 гимназиядә исә туган телне Сингапурлар методына таянып укыталар икән. Максат бер-туган телне мөмкин кадәр җиңелрәк юл белән балаларга аңлату. Шуңа да бу бәйгедә катнашу зур тәҗрибә мәктәбе дә булды. Укытучыларның заманча технологияләр кулланып үз методикаларын булдырулары сокландыргыч иде. Бәйгедә залда утыручылар биргән тавыш та исәпкә алынды,-диде Э.Җәлалова.

    Нәзимә Кәримова бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп "Заманча технологияләр җирлегендә укучыларның мөстәкыйльлеген һәм иҗади активлыгын үстерү проблемасын күтәрде. Һәм аның әлеге эше уңай бәяләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: