Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

"Татарстан - Россия 1" каналында Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылы тарихына багышланган тапшыру булачак

"Татарстан" ДТРК телестудиясе Татарстан Республикасы авылларының тарихына һәм хәзерге заманына багышланган тапшырулар циклын төшерә.

26 сентябрьдә "Татарстан-Россия 1" ДТРК каналында 9:20 сәгатьтә  "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин катнашында  Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылы тарихына багышланган "Киек казлар төшкән җирдә" тапшыру була.

"Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин Татарстан АССРның Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туган. Ул Иске Кәкерле авылының тарихи үткәненә багышланган тапшыруда кызыклы гына хатирәләр белән уртаклаша.

 

Белешмә өчен:

Иске Кәкерле авылының барлыкка килүенең төгәл датасы билгеле түгел, тарихлы кулъязма 70 нче елларда югалган. Авыл XVII гасыр уртасында барлыкка килгән, дип фаразлана. Авыл исеме белән бәйле рәвештә төрле риваятьләр йөри.

Чүпрәле муниципаль районының Иске Кәкерле авыл җирлеге район үзәге-Иске Чүпрәле авылыннан 27 км ераклыкта урнашкан.

Иске Кәкерле авыл җирлеге составына ике торак пункт керә: Иске Кәкерле һәм Татар Төкесе авыллары. Җирлекнең административ үзәге-Иске Кәкерле авылы.

Иске Кәкерле авыл җирлеге составына җиде урам керә, гомуми озынлыгы-11,7 км, шуның 1,7 км асфальтланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев