Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әдәби бәйге игълан итә

    Конкурс 10 номинациядә үткәрелә.

    ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әдәби бәйге игълан итә.

    Конкурс татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итүгә кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау максатында үткәрелә.

    Конкурс 10 номинациядә үткәрелә. Болар: «Роман», «Повесть», «Хикәя», «Поэма», «Шигырь», «Повесть» (үсмерләр әдәбияты), «Хикәя» (үсмерләр әдәбияты), «Шигырь» (үсмерләр әдәбияты), «Хикәя» (балалар әдәбияты), «Шигырь» (балалар әдәбияты).

    Конкурста катнашу өчен «Роман» номинациясе буенча — 2021 елның 1 декабренә кадәр, башка номинацияләрдә катнашкан әсәрләр — 2021 елның 1 сентябренә кадәр кадәр кабул ителә.

    «Роман» номинациясе буенча — 2022 елның февраленнән, башка номинацияләр буенча — 2021 елның декабреннән дә соңга калмыйча, жюри җиңүчеләрне билгеләргә тиеш.

    Конкурста катнашу өчен әдәби әсәрләр «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы –«Казан утлары» журналы редакциясенә (420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт) җибәрелә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 222-09-83 (өстәмә: 1612 яисә 1617); электрон адрес: kazanutlari@yandex.ru.

    Нигезләмә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: