Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Татар Бизнәсе авылын ни көтә? + фотолар

    Шушы көннәрдә Марс авыл җирлегенә караган Татар Бизнәсе һәм Каракитә авылларында халык җыеннары булып үтте. Әлбәттә, утырыш буласы залга халыкның күпләп килүе куанычлы. Димәк, халык авыл тормышына, аның яшәешенә битараф түгел.

    Татар Бизнәсе авылындагы җыенда яңгыраган сүзләрдән күңелне авыр хисләр биләде. Хәзер инде өлкән буын кешесе булгангамы, элеккеге колхоз еллары, "Йолдыз" күмәк хуҗалыгына берләшеп Бизнә халкының хезмәттә биек үрләр яулавы күз алдына килде.

    Әйе, ул чорда авылның чын хезмәтчәннәре, кыр һәм ферма алдынгылары күп иде. Симертүгә куелган мөгезле эре терлекләрдән тәүлек саен 900 әр грамм артым алган Бизнә терлекчеләрен район күләмендә үрнәк итеп куйдылар. "Йолдыз" колхозының сөт җитештерү буенча алдынгылыкны яулавында, Бизнә савымчыларының да өлеше зур булды. Кыр батырлары турында язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Дәүләтнең орден- медальләре белән бүләкләнгән механизатор Мөбәрәкша Кәлимуллин җир сөрүчеләр, чәчүчеләр арасында данлыклы шәхес иде. Әйе, үткән заман фигылендә боларны искә төшерү аерым мәгънәгә ия. Җыелышта район башлыгы Александр Шадриковның "Аңламыйм, сез киләчәктә ничек яшәргә уйлыйсыз? Йөкне аккош, чуртан һәм кысла кебек төрле якка тартсагыз, ерак бара алмассыз",- дигән сүзләре шактый уйландырырлык. Халык белән очрашуга авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов та килгән иде. Төп- төгәл, конкрет саннар, күрсәткечләр мисалында тәфсилләп ясаган чыгышында ул авылның бөтен йөзен ачып салды. Хәлләр чыннан да аяныч икән шул.

    Берничә дистә миллион сумга бурычка баткан авылны алда ни көтә? Кем ярдәм итәр? Язгы кыр эшләрен башкарып булырмы? Сорау артыннан сорау, ә алар бихисап. Техниканың төзек эшләве, ягулык -майлау материаллары, чәчүлек орлык һәм ашлама юнәтү бәяләре бүген үткән ел белән чагыштырганда да шактый артты. Хәзерге икътисадый кризис һәм былтыргы корылык, бигрәк тә үсемлекләрнең тамырлану вакытында явым- төшемнең 2010 елдагыга караганда да аз булуы, тотрыклы эшләгән хуҗалыкларның да тез астына суга. "Элек елларда колхоз председателе вазифасына атлыгып тордылар, хәзер моның бөтенләй киресе",- ди аграр идарә начальнигы Ирек Вазыхович. Район башлыгы Александр Валерьевичның әйтүенә караганда, Татар Бизнәсе филиалы җитәкчесе кәнәфиенә утырырга берәүнең дә батырлыгы җитми икән. Җиде кешегә тәкъдим ясап караганнар, тик ризалык бирүче генә булмаган. Нигә соң әле кайчандыр гөрләтеп яшәгән авылны чит күрәләр? Хезмәт батырлары үрнәгендә үскән яшь буын кайда ул?...

    Җирлек башлыгы Рамил Рәхимҗанович үткән ел башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, авылны төзекләндерүдә ел саен актив катнашучы кешеләрнең исемнәрен дә атады. Андыйлар Татар Бизнәсендә дә, Каракитә авылында да бар. Шәүкәт Айметов гаилә фермасы оештырган. Бүген аның хуҗалыгында 40 баш савым сыер, 15 тана һәм 17 баш яшь бозау бар икән. Гаилә башлыгы шушы кадәр күләмле эше булуга да карамастан, үзенең шәхси тракторы белән кыш айларында авыл урамнарын, зиратны кардан чистартуда булышырга да өлгерә. Яшәгән җирең өчен бөтен барлыгыңны бирү патроитизм түгелме соң?! Андыйларның сафы тагын да ишәйсен иде."Үткән ел җирлек бюджетына бөтен төр салымнардан 1 миллион 306 мең сум акча керде, дәүләт 3 миллион 712 мең сум дотация бирде. 1 миллион 350 мең сумга мәдәният йортының түбәсен яңарттык, 99 мең сумга Татар Бизнәсендәге авыл клубы тирә- юнен койма белән тотып алдык, шул исәптән, акчаның калган өлеше урамнар яктыртуга, элемтә, сак сигналы, җылылык һәм электр энергиясе өчен тотылды",- ди җирлек башлыгы. Һәр ике авылда да урам юлларын төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылган. Бу уңайдан Рамил Мостафин: "Референдум нигезендә, җирлектә яшәүче һәр кешедән 100 әр сум акча җыерга карар кылдык. Барлыгы 103 мең 600 сум акча тупладык. Дәүләт ул сумманы дүрткә тапкырлап 414 мең 400 сум акча өстәде. Кайбер авылдашларыбыз әлеге изге эшкә аеруча зур өлеш кертте. Фәния Иршат кызы Хәйруллина, мәсәлән, үз гаиләсеннән 60 мең сум акча кушты. Шул ук вакытта Татар Бизнәсенең 97 кешесе бу акциядә бөтенләй катнашмады. Үзара салым хисабыннан ясалган Гагарин урамындагы юлда бу кешеләр нинди намус белән йөри икән?" Быелгы җыенда да үзара салым турында сөйләштеләр. Ике авылның да һәр кешесе җирлек бюджетына 300 әр сум акча бирергә ризалашкан.

    "Ил төкерсә- күл була" дигән әйтем бар. Матак җирлегендә, мәсәлән, халык 500 әр сумнан кушылырга теләк белдергән. Җыелган акчаның гомуми суммасыннан чыгып дәүләт ярдәм итәчәген дә онытырга ярамый. Эшләгән изге эшебез, кылган яхшы гамәлебез барысы да үзебез өчен, тормышыбызны җиңеләйтүгә юнәлдерелә. Үзебездән соң килгән буыннар да аның рәхәтен күрсен иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: