Туган Як
  • Рус Тат
  • Татар авылларын саклауда дини кыйммәтләрнең мөһимлеге: Чүпрәледә "Мунчәли укулары -2019 узды"

    Матур гадәт буенча быел да Мунчәли авылында  Авыл бәйрәме кысаларында «Мунчәли укулары» дип исемләнгән  дини чара узды. Аның башлангычына моннан сигез ел элек нигез салынган иде.

    Милли гореф-гадәтләребезне саклау ниятеннән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы теләктәшлеге белән узучы әлеге чара быел “Татар авылларын саклауда, авыл халкының әхлагын һәм дөньяга карашын тәрбияләүдә дини кыйммәтләрнең мөһимлеге” исеме астында үтте.

    Елдан-ел әлеге мөһим вакыйгада тирә-күрше авылларда, башка районнарда һәм республика шәһәрләрендә яшәүчеләр, шулай ук, туган авылын сагынып кайтучылар  катнашалар.  Мәртәбәле кунак­лар арасында ,  Бөтендөнья  татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов,  ТР мөселманнары Диния назәрәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин , Бөтендөнья  татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары, ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Диния нәзарәтеннән вәкилләр, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, галимнәр, фән эшлеклеләре, якташыбыз Нурмөхәммәт Хисамов, Фоат Галимуллин, сәнгать эшлеклеләре: Миңгол Галиев, Әзгәр Шакиров, дин әһелләре һ.б, һ.б. бар иде.

    Бәйрәмне оештыруда зур көч куйган, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов  килгән кунак­ларны җылы сәламләп каршылап, , бу күркәм йоланың дәвамлы булуын теләде.
    - Биредәге киңлек, иркенлек һәрвакыт күңелләрдә, җаннарда яшәсен. Шушы изге урында укылган догалар безне афәтләрдән, кайгы-хәсрәтләрдән сак­лап торсын, - дип ел саен дини чараларда катнашкан кунакларга, оештыручыларга рәхмәтләр белдерде.

    Бәйрәмнең иртәнге ягында авыл халкы зиратларда булып, әрвахлар рухына дога кылды, каберлекләрне чистартты. Аннан  авыл мәчетендә Татарстанның үзәк төбәге (Казан) казые, «Шамил» мәчетенең имам–хатыйбы  Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновның вәгазьләрен тыңлады, өйлә намазы укыды.

     Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин  ТР Диния нәзарәте, Фәрит Мифтахов  Бөтендөнья  татар конгрессы исеменнән мунчәлиләрнең динибезне, милләтебезне саклауда, яшь буынга җиткерүдә зур эш алып баруларын билгеләп, актив җәмәгать эшлеклеләренә Рәхмәт Хатлары тапшырдылар.

    Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге чараның динебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә олы әһәмияткә ия булуын билгеләде. Соңгы елларда татар авылларының бетә баруына ачынып, аларны саклау өчен һәркем үзеннән өлеш кертергә, телебезне, динебезне сакларга кирәклегенә басым ясады.

    - Милләт яшәсен өчен иң беренче дин кирәк. Тарихны карасак, татарларның элек консерваториясе дә, театры да, яшәү шартлары да булмаган, әмма алар  гөрләтеп яшәгәннәр.  Әти-әниләр, әби-бабайлар 10-12 баланы бернидән курыкмыйча үстергәннәр. Һәркем үзе ниндидер кәсеп күреп яшәгән, динебезне саклаган. Бүген бөтен шартлар бар, әмма авылда ата-ана баласын калдырмас өчен барысын да эшли. Җирнең, анда эшләү бәхетен тоеп үскән баланың гына киләчәктә ризыгы, дәвамы була. Туган җиребезне олыларга, динебезне сакларга кирәк!,-диде ул.

    Дини чараның олуг әһәмиятен билгеләп, башка кунаклар да  бик күп җылы фикерләр әйттеләр, җырлар, мөнәҗәтләр, шигырьләр бүләк иттеләр.  Әлбәттә, район мәчетләрендә, аеруча Яңа Чүпрәле авылының “Мәрҗән” тәрбия үзәгендә  сабак алучы балалар да читтә калмады. Сәхнәгә чыккан ак яулыклы, озын итәкле күлмәк кигән кызлардан, түбәтәйле малайлардан, йөзләрендә иман нуры балкып торган яшүсмерләрдән чынбарлыкта күз алмаслык иде. “Мишәр” балалар фольклор ансамбле (җитәкчеләре  Ольга Ефремова)  йомырка җыю йоласыннан күренеш тәкъдим иттеләр. Аларны балалар, яшьләр, өлкән яшьтәгеләр дә сокланып тамаша кылды, рәхәтләнеп ял итте.

    “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасы директоры Виктор Николаев бәйрәм белән котлап,  филиалда хезмәт куйган  авыл эшчәннәренә тырыш хез­мәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм лаеклы бүләкләрен тапшырды.

    Кунаклар “Мунчәли укулары”на нигез салган бөек шәхесебез Туфан Миңнуллинны да сагынып искә алдылар, “Ак калфак” оешмасының җирле бүлеге әзерләгән милли күргзәмә белән таныштылар.

     Рузалия һәм Рәфикъ Вәлиулловлар, Чувашиянең Әсән авылыннан:

    -Бәйрәм бик ошады. Ел саен киләбез бирегә. Мунчәли авылы безнең өчен чит-ят  түгел. Башлангыч мәктәптән соң, 5,6,7 сыйныфларны биредә укырга туры килде. Аннан безне янә Чувашиягә Баеш авылына укырга күчерделәр. Әни –мәрхүмә Мунчәлинең олуг шәхесе, Сәйфихан Нәфиевның әнисе белән гомере буе аралашып яшәделәр, кунакка йөрештеләр. Искиткеч ярдәмчел кеше иде Сәйфихан. Шуларны да сагынып килүебез. Кү­ңелләр дә нечкәрә, сагындыра. Оештыручыларга зур рәхмәт. Үз авылларын данлыйлар, олуг авылдашларын онытмыйлар, әфәрин! Киләчәктә дә бу эшләрнең дәвамлы булуын телибез.

     Бәйрәмне менә шулай ко­лачлап, һәркем сок­ланырлык итеп уздыру, авылларны данлау, милләтебезне, тарихыбызны барлау дип бәяләнә.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: