Туган Як
  • Рус Тат
  • Тарих укытучыларының семинар-киңәшмәсе

    Күптән түгел, алдан төзелгән план буенча, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында тарих укытучыларының семинар-киңәшмәсе булды.

    Киңәшмәне 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры, тарих укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Илһам Баһаутдинов ачты һәм үткән уку елында тарих укытучыларының эшчәнлегенә тулы анализ ясады һәм белем бирүдәге дәүләт стандартларының яңа таләпләре белән таныштырды. Илһам Иршатовичның чыгышыннан билгеле булганча, үткән уку елында тарих укытучыларының район методик берләшмәсе тарафыннан 1 номерлы Иске Чүпрәле, Зур Аксу һәм Уби урта мәктәпләре базаларында күчмә өч утырыш оештырылган. Әлеге чорда 5 тарих укытучысы аттестация үткән, Түбән Чәке урта мәктәбе укытучысы Николай Кузнецов квалификация күтәрү курсларында белемен күтәргән. Соңгы елларда тарих фәне буенча район мәктәпләре укучылары призлы урыннар яулауга ирешәләр. Аеруча, 1 номерлы Иске Чүпрәле, Зур Аксу, Шланга, Зур Чынлы, Матак һәм Уби урта мәктәпләре укытучыларының күрсәткечләре әйбәт. Үткән уку елында 118 чыгарылыш сыйныф укучысы җәмгыять белеме фәне буенча БДИ тапшырган һәм уртача балл 57,3не тәшкил итә. Бу республика күрсәткеченнән югары (республика буенча 55,5 балл). 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 22 укучысы җәмгыять белеме фәненнән БДИ буенча 61 һәм аннан да югары балл җыйганнар (укытучылары Валентина Кузнецова), тарих фәне буенча 9 мәктәптән 32 укучы БДИ тапшырган, уртача балл 61не тәшкил итә. Ике укучы 86шар балл җыйган.

    Агымдагы уку елында 4 сыйныфлардан башлап "Дини мәдәният һәм югары җәмгыять нигезләре" фәне укытыла башлаячак.

    Семинарда Түбән Чәке урта мәктәбе укытучысы Николай Кузнецовның "Җәмгыять белеме һәм тарих фәннәре буенча белем бирүнең модуль системасы" темасы, Уби урта мәктәбе укытучысы Наталия Куракинаның "Тарих фәнен укытуның яңа дидактик принциплары" темалары буенча чыгышлары тыңланды. Зур Аксу урта мәктәбе укытучысы Геннадий Рафиков укучыларны БДИ тапшыруга әзерләү буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

    Тарих укытучыларының секция утырышы ахырында Илһам Баһаутдинов агымдагы уку елы планнары белән таныштырды. Проект буенча быелгы уку елында тарих укытучыларының күчмә семинарларын Матак, Зур Чынлы һәм Городище урта мәктәпләрендә үткәрү каралган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: