Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Сугышы елларында гаиләмнең тарихы

    1941 елның 22 июнь иртәсе. Кояшлы иртә ни өчендер моңсу да, шомлы да тоела. Бөтен авыл буенча таралган дәһшәтле хәбәр авыл халкын борчуга сала: "Сугыш башланган".

    Минем әбием дә, бабам да - сугыш чоры балалары. Бабам -Малләмов Әдип Нәҗип улы. Мин бабамның әтисе Малләмов Нәҗип бабам турында сөйлисем килә . Үземнең аны күргәнем булмаса да, бабамның сөйләве буенча, мин аны киң җилкәле, зәңгәр күзле, бөдрә чәчле, алыптай баһадир итеп күз алдына китерәм. Ничек инде Нәҗип бабам баһадир булмасын ди?! Ул сугышның беренче көннәреннән үк яшь хатынын һәм балаларын калдырып, фронтка чыгып китә. Шул китүдән инде ул кире әйләнеп кайта алмый. Беркүпме вакыт үтү белән, безнең гаиләгә кара кайгы килеп төшә: Нәҗип бабай хәбәрсез югала. Коточкыч хәбәрне ишеткәч, Хәдичә әбием аңын җуеп җиргә ава, бәлки кайтыр дигән өмет белән яши. Бу вакытта бабама - 4 яшь,ә сеңлесе әнисенең карынында ук кала.

    Авыл халкы җилкәсенә зур авырлыклар төшә. Ачлык, ялангачлык, төрле авырулар, караңгыга кадәр авыр хезмәт, кыскасы, барысын да татырга туры килә. Бабамның әнисе Хәдичә әбием дә бу авыр хезмәттән читтә калмый. Авылда гомере буе колхоз эшендә алдынгылардан саналган. Хәтта Хадичә әбигә "Колхоз анасы"дигән кушамат та такканнар. Нишләмәк кирәк, ике баланы карарга, ашатырга, киендерергә. Әдип бабайга да иң авыр хезмәтләр башкарырга туры килә. Сеңелесе туган елны кыш бик салкын була. Ялгыз хатынның ягарга утыны да аз кала, үзе дә ачлы- туклы ,баласын имезергә сөте дә булмый. Беркүпме вакыттан яшь сабыйны бик каты салкын ала. Бәхетсез анага тагын кайгы килә, аның баласы үлеп китә. Әби бу килгән ачы кайгыларга бирешмичә яшәвен дәвам итә, чөнки аның тагын бер баласы бар, шуның өчен яшәргә кирәк. Хәдичә әби, үзе капмыйча, аңа каптырып, юклык белән көрәшеп, шушы баласын аякка бастыра. Әдип бабай, үсеп җитеп, армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Илгизә әбигә өйләнә һәм аларның бер - бер артлы биш балалары туа. Хәдичә әби оныкларына сөенеп туя алмый. Аларны үстерешергә ярдәм итә. 94 яшен тутырып, бичара карчык дөньядан китә. Әдип бабайга да, әнисен соңгы юлга озатып, бәхетле картаерга язмаган. Хәзергесе вакытта ул тома сукыр. Нинди генә булмасыннар, без, энем Рүзәл белән әбиемне дә, бабамны да бик яратабыз, аларга ярдәм итәбез, алар белән горурланабыз, аларга исәнлек- саулык телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: